вторник, 8 июля 2014 г.

Иске “яңа” мәхәллә

    Иске “яңа” мәхәллә
Солтан Исхаков фотосы
Совет чорында онытылырга мәҗбүр ителгән “мәхәллә” сүзе көндәлектә соңгы арада ешрак яңгырый. Тик сүзне гомумкулланышка кайтару мәсьәләнең бер ягы булса, мәхәллә тормышын оештыру, эшчәнлеген дөрес юнәлешкә бору – икенче һәм иң мөһим момент.

Бүген Фәннәр академиясендә “Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” дигән Халыкара конференция уза. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелә торган конференция эшчәнлегендә Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре, туган якны өйрәнүчеләр, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән дин әһелләре катнаша.

Тарих институтында “Татар авыллары” дигән проект эшләп килә. “Аны ахыргача җиткерү өчен, материал җыю гына җитми, ә анализлау да бик мөһим. Шуңа да татар авылларын берничек тә тарихтан аерып булмый”, – дип белдерде Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов.

Россиядә 4300 татар авылы бар. Татар авылларын саклап калып кына, милләтне сакларга мөмкинлеген Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров ассызыклады. Бөтенроссия татар авыллары җәмгыятен булдыру төрле юнәлештәге эшчәнлекне җәелдерергә мөмкинлек биргән. Мәсәлән, хәзер аның ярдәме белән Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе, авыл эшмәкәрләре җыеннары уза. Үз чыгышында Ринат Закиров иң уңышлы татар авылларының берсе – Ислам дине көчле булган җирдә, дип белдерде.

Катнашучыларның чыгышында бертавыштан мәхәлләне торгызу мөһим дигән сүзләр ята. Дин әһелләре мәхәллә ул иман, мәчет кенә түгел, аның төп институты мәктәп һәм мәдрәсә булуын белдерде. Аларны төгәл дини ориентирларның булмавы да хафага сала, чөнки татарларның 80-85 проценты гына үзен мөселман, дип саный. Яшьләрнең 50 проценты мәчетләргә йөрми. Гомумән, мәхәлләләр әле тулы куәтенә эшләми.

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов традицион мәхәллә системасы һәм хәйрия эше – татар авыллары торгызуның бер өлеше булуын билгеләп үтте. Хәйрия эше белән шөгыльләнү мәхәллә системасын ныгытуга китерәчәк.

Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәчет-мәдрәсәсенең дә 20 еллык эшчәнлеген мисал буларак күрсәттеләр. Мәсәлән, анда яңа туган сабыйларга фәкать татар исемнәрен генә кушалар, бары тик мөселман булганнарга гына никах укыйлар, бөтен йолалар мәчеттә түгел, ә өйдә башкарыла. Аларның һәрберсе махсус теркәлеп бара икән. Якшәмбе мәктәбендә 67 төркемдә меңнән артык кеше укый. “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәвәлиев:

- Әгәр без татар мәхәлләсен бер калыпка салып кертергә тырышабыз икән,  бу уңышсызлыктан башка бер нәрсәгә дә китермәячәк. Ул күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындыру булыр иде. Милләтнең киләчәге мәчет-мәдрәсәләрдә хәл ителә. Халык ислам диненә кайтса, ул айный, барыбыз да көткән тынычлык кайта. Халыкның рухи ягын кайгыртмасак, аны кайгыртучылар табыла, – диде.

Чарада катнашучылар шулай ук дини белем алган яшьләрнең авылларга кайтмавын да ассызыклый. Бу аңлашыла да, чөнки хәзерге вакытта барысы да акча мәсьәләсенә барып тоташа. Тотрыклы хезмәт хакы булмагач, ничек итеп кайтсын, ди ул? Авылда да яшәү бушка килми бит.

Дин әһелләрен Ислам ситемасында халыкның грамоталы булмавы да борчый. Мәдрәсәләрнең күпчелеге махсус белем стандартлары, якынча булса да төзелгән эш программаларына мохтаҗ. Быел мәдрәсәләргә укучыларны җыю да  бик авыр булган, аларда укырга теләүчеләр кими, чөнки яшьләрне “Ә аннары нәрсә булачак?” дигән сорау борчый. Мәдрәсәгә укырга баручылар арасында күпчелеген аз керемле гаиләләрдән булган укучылар тәшкил итә. Бүген имамнар да махсус статуска ия түгел.

Конференциядә катнашучылар арасында “Татар мәхәлләсен ничек торгызырга?” дигән сорауга төрле җаваплар да ишетелде. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, эшләргә кирәк.

- Халыкның психологиясен үзгәртмичә торып, мәхәлләләрне торгызып булмый. Социаль яктан кешеләр бер-берсеннән аерылган. Хәтта авылда да һәрбер кеше үзе өчен генә яшәргә тели башлады. Коллективлык юкка чыкты, – диде ул.

Россия Ислам университетының гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина әйтүенчә, РИИда мәхәлләләр тарихына, аларны торгызуга багышланган фәнни эшләр буенча конкурслар даими үткәрелеп килә.

- 100 ел элек тә мәхәлләләр тарихын торгызуны кирәк, дип санаганнар. Хәзерге вакытта дин әһелләре белән эшләргә кирәк. Хәтта авыл имамнары мәхәлләне торгызу белән шөгыльләнсә, авыл халкы аңа башкача карый башлаячак. Ул кеше күңеленә Коръән ашларын үткәрә, җеназа эшен башкара торган имам буларак кына кереп калмый. Мәхәлләнең тарихын күтәрүче имам буларак хәтердә кала. Андый авылның, мәхәлләнең атсмоферасы да башкача була. Халык мәхәлләләрне торгызырга тели, бары тик чаткыларны кабызып җибәрергә кирәк. Күп очракта без көнкүреш ыгы-зыгысында төп мәсьәләләрне күрми яшибез. Һәркем бу сазлыктан чыгарга тели. Ләкин ул әле аны аңлап бетерми. Халыкны стандарт ситуациядән тартып чыгарырга кирәк. Имамнарның белемнәрен күтәрү курсларында без бу турыда сөйлибез. Аларның күбесе инде бу эшкә тотынганлыгын хәбәр итә, – дип белдерде ул.

P.S.  Мәхәллә – дини һәм хакими үзидарәнең кайбер үзенчәлекле элементларын эченә алган мөселман җәмгыяте. Яшәү урынына нигезләнеп оештырыла (шәһәр кварталы, авыл яисә башка берәр яшәү урыны). Урта гасырларда милли яисә уртак һөнәри бердәмлек нигезендә тупланып яши. Мәхәллә шул милләт яисә һөнәрчеләр исеме белән йөртелгән. Мәчет мәхәллә үзәге санала. Совет чорында татарлар арасында мөселманнар җәмгыяте буларак мәхәллә бетерелә. 1990 елларда мәчетләр торгызу һәм төзү белән мәхәллә дә торгызыла. (Татар энциклопедия сүзлеге. Казан, Татар энциклопедиясе институты, 2002.)

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Комментариев нет: