пятница, 27 июня 2014 г.

Татар активистлары Рамазан аенда хәмер сатуны тыярга таләп итә

26 июнь кичендә Казанда Рамазан аенда аракы сатуны тыюны таләп итеп пикет үтте. Чараны Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырды.
Чарада "Татар кешесе! Аллаһы Тәгалә безгә үзгәрер өчен тагын бер мөмкинлек бирә! Ул - Рамазан ае!", "Чын татар эчми! Татар, хәмердән баш тарт!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.
Пикетта Татарстан президентына атап язылган мөрәҗәгать тә күренде. Әлеге шигардә республика президентыннан Рамазан аенда аракы сатуны тыю соралды.
Шигардә "Татарстанда Рамазан аенда аракы сатуны тыю турында карар кабул ителсә, бу
  1. Татарстанда мөселманнарның ихтыяҗларына карата хөрмәт итүне күрсәтер иде
  2. Татарстан республикасын ике миллиардлы ислам дөньясы алдында күтәрер иде
  3. Юллардагы һәлакатләрне, үлемнәрне киметер иде
  4. Татар халкының хәмерсез тормышка омтылуына зур этәргеч булыр иде" дигән теләкләр язылды.
Пикет Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылды.
Чарада катнашучы Айрат Шакиров, бу пикетка татар халкына Рамазан аеның җитүен хәтерләтергә һәм бу айда Татарстанда хәмер сатуны туктатып торуны таләп итү максатыннан чыгуларын белдерде. "Ислам динендә хәмер гомумән хәрам. Татарстан әле ислам диненә кайтып кына килә. Без тормышына аракы үтеп кергән халкыбызны һичьюгы шушы айда булса да аракы эчми торырга чакырабыз. Бездән сәбәп, Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт дигәндәй, безнең бу тырышуыбыз юкка булмас дип уйлыйм. Без ураза беткәч тә аракы сатуны тыюны таләп итәргә тиешбез. Чөнки татар халкының таралуының, аның дине, әхлагы, мәдәнияте югалуының иң зур сәбәпләренең берсе -- аракы эчүендә. Аракы безнең көндәлек тормышыбызга кереп халкыбызны бозды", дип белдерде ул Азатлык сорауларын Айрат Шакиров. Бер сәгатьтән артык барган пикет тыныч үтте, читтән килеп пикет тәртибен бозарга тырышучылар булмады. http://www.azatliq.org/content/article/25436748.html

Комментариев нет: