вторник, 20 мая 2014 г.

Хатыйп Миңнегулов хезмәтләре музейда тәкъдим ителә

    Хатыйп Миңнегулов хезмәтләре музейда тәкъдим ителә
Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда профессор Хатыйп Миңнегуловның «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур», «Тюркское словесное искусство», «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты», Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» дип аталган китапларын тәкъдим итү кичәсе була.

Әлеге чара галимнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырыла. Г. Тукайның әдәби музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерүче үзәк булып тора. Музейда Г.Тукайның тормышы, иҗаты буенча экскурсияләр генә түгел, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, Тукай белән бәйле истәлекле көннәр уңаеннан әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла. Соңгы вакытта татар әдәбиятында яңа дөнья күргән басмаларны тәкъдим итү кичәләрен музейда үткәрү дә күркәм гадәткә кереп бара, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар халкының рухи мәдәни байлыгын өйрәнүдә зур өлеш керткән иң күренекле вәкилләрнең берсе. Ул күп еллар дәвамында Тукай укуларын үткәрүдә, күргәзмәләр оештыруда һәм әдәби җыелмаларны туплауда зур ярдәм итә, Г.Тукай мирасын һәм татар әдәбиятын өйрәнү өлкәсендә алыштыргысыз киңәшче булып кала.

Шушы көннәрдә галим, остаз һәм җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы күркәм юбилей датасын билгеләп уза. Бу вакыйга уңаеннан, галимнең берничә күләмле яңа китабы дөнья күрде. «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» дип аталган монографиядә әдәбият тарихын чорларга бүлү проблемасы тикшерелә. Ул антик, рус, төрки-татар, шәрык әдәбиятларына нигезләнеп яктыртыла, бу әдәбиятларның төп үсеш баскычлары, күренекле әдипләре иҗаты карала. Анда Гомер, Геродот, Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Руссо, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Чынгыз Айтматов һәм башка бик күп мәшһүр иҗат әһелләре хакында кызыклы мәгълүматлар китерелә. Рухи мирасыбыз ядкаре  «Рисаләи Газизә» әсәренең Х. Миңнегулов әзерлегендә (гарәп имлясындагы әсәрне бүгенге язуга күчерү, борынгы сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итү, аңлатмалар бирү һәм шактый күләмле кереш мәкалә язу) өр-яңа басмасы тәкъдим ителә. Татар һәм рус телендә басылып чыккан «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» хезмәтендә шәрык һәм татар әдәбияты багланышлары яктыртыла.

Кичәдә танылган әдәбият галимнәре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ һәм ТРның Милли китапханә хезмәткәрләре, республика һәм Казан шәһәре мәктәпләре укытучылары, КФУ студентлары катнашыр дип көтелә. Башлану вакыты – 13.00.

Комментариев нет: