воскресенье, 23 февраля 2014 г.

Ерткычлар һәм корбаннар...


   Татарстанда һәр көнмөселманнарны кулга алалар, тентиләр, эзәрлеклиләр, төрмәләргә ябалар,кыйныйлар, гарип калдыралар... Һәм бу явызлыклар дәүләт исеменнән, полиция,фсб, тикшерү комитеты, прокуратура, судлар тарафыннан башкарыла. 21 гасырбашында Татарстанда тыныч тормыш алып барган, бер гаепсез мөселманнарга каршыдәүләт тарафыннан геноцид гамәлләре кылына, юк итү сәясәте алып барыла...Татарстан җитәкчелеге бу явызлыкларга күз йома яки   җәзалаучылар белән берләшеп, мөселманнарныңүзләрен гаепләү юлына басты. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары аша, кулгаалынган һәм хөкем ителгән мөселманнар турында ялган информация таратыла, аларявызлык чыганагы итеп күрсәтелә. Нәтиҗәдә, халык та бу җәберләнгән мөселманнарязмышына карата битрафлык күрсәтә, аларны яклау юлына басмый. Бары тик бертөркем хокук яклаучылар гына Татарстанда мөселманнарга карата кылынганявызлыклар, җәбер-золымнар турында дөньяга хәбәр чыгарды, хәзер аларның үзләренэзәрлеклиләр һәм хөкем итәргә җыеналар...
   2014елның 19 февраль көнне Казан шәһәрендә биш мөселман-татарны озак елларгаирекләреннән мәхрүм итәргә хөкем карары чыгардылар, имеш, алар тимер юлнышартлатырга җыенганнар. Хөкем итүчеләрнең кулларында дәлилләре юк, тимер юл шартламаган,берниндитеракт булмаган, кылмаган-булмаган җинаять өчен мөселманнарны җыеп алдылар һәмтөрмәгә утыртып куйдылар. Аларны судка кадәр үк кыйнап, эштән чыгарыпбетерделәр, гарип ясадылар, үләргә зонага озаттылар... Яп-яшь бу татарир-егетләрнең дәүләт алдында бар “гаепләре” – аларның мөселман булулары, намазукулары, Аллаһ кушканча яшәргә тырышулары иде... Нахак гаеп белән төрмәгәутыртылган Рәүф Ситдыйков, Илсур Хафизов, Марс Тимергалиев, Айрат Насыйров,Радик Вәлиев – алар өчен дога кылыгыз,  милләттәшләр!
      2013 елның 24 сентябрь көнне, Казан шәһәренеңМәскәү район судында, яңа тарихта беренче тапкыр, татар мулласын ирегеннәнмәхрүм  иттеләр – “Әл-Ихлас” мәчете имамыРөстәм хәзрәт Сафинны 2 елга төрмәгә утырттылар. Аңа кадәр “Әл-Ихлас” мәчете җирбелән тигезләнде, анда йөрүче мөселманнар даими эзәрлекләнде, төрлечә җәзагатартылды, инде чират татар муллаларына да җитте. “Әл-Ихлас” мәчете Казанда иңихлас, халыкчан мәчетләрнең берсе иде, ә Рөстәм хәзрәтне, чын мәгънәсендә, милләтимамы, дияргә мөмкин иде. Ул халык арасыннан кайтып кермәде, милләтне дингәөндәде, авыр вакытларда бик күп кешеләргә ярдәм итте, үзенең гадилеге һәмэчкерсезлеге белән халык мәхәббәтен яулады. 2012 елның җәендә, Рамазан аенда,600 мөселманны кулга алып, зинданнарга ыргыткач та,   Рөстәм хәзрәт үзенең мәхәлләсе беләнмәйданнарга чыкты, мөселманнарны яклап, митинг-пикетлар, матбугатконференцияләре уздырды, соңыннан моның өчен зур штрафлар түләргә мәҗбүр булды.
   Моңа кадәр дә козгын кебек Рөстәм хәзрәт тирәсендә бөтерелгән җәзаорганнары, аны бөтенләйгә халык арасыннан аерып алу өчен, чираттагы ялган уйлаптаптылар – ике яшерен шаһитның күрсәтмәләренә таянып, Рөстәм хәзрәтне“Хисбу-тахрир” оешмасы белән бәйләп куйдылар һәм аны хөкем иттерүгә ирештеләр.“Яшерен шаһит” дигәннәренең шул ук чекистлар булуы инде беркемгә дә сер түгел.Рөстәм хәзрәт өстеннән суд бөтен хокукый нормаларны бозып, ялган “дәлилләргә”таянып, органнар тарафыннан алдан әзерләнгән план-сценарий буенча барды һәманың шундый нәтиҗәгә киләсе билгеле иде.
   2004елның азагында, Казанның мең еллыгын шартлатырга җыенганнар, дип, Камааръягында 30-40 мөселман-татарны кулга алдылар һәм судка кадәр аларны Чаллы,Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләренең вакытлыча тоту изоляторларында (ИВС) сак астындатоттылар. Бу мөселман-татарларның вакытлыча төрмә-изоляторларда утыруларыберничә елга сузылды һәм 2007 елның ахырында суд белән тәмамланды. Нәтиҗәдә,аларның кайберләре 5-6 елга, кайберләре 10-15 елга хөкем ителде. Нәкъ 37нчееллардагы кебек, бу мөселман-татарлар кеше ышанмаслык җинаятьләрдә гаепләнде,имеш, алар Чечня белән элемтәдә булганнар, Татарстан һәм Башкортстанда “Исламҗәмәгате” дип аталган төркем-банда төзегәннәр, Казанның мең еллыгында вертолетзаводын, Чаллыдагы КАМАЗ заводын,  суҗыелу урынын (водозабор) , Түбән Камадагы нефтехим комбинатын, тагы әлләнәрсәләрне шартлатырга җыенганнар. Имеш, тикшерү барышында болар турында гаепләнүчеләрнең кайберләре үзләретанырга мәҗбүр булган икән...
   Әтикшерүне прокуратура һәм ФСБ хезмәткәрләре алып бара, алар, кулга алынганмөселманнарны кыйный-кыйный, җәзалап, кылмаган җинаятьләрне үз өсләренә алыргамәҗбүр итәләр. Күрәсез, милиция-полиция генә түгел, хокук сакларга тиешле оешмавәкилләре дә кыйнау һәм җәзалаулар белән шөгыльләнгәннәр икән! Менә шушы хәлләртурында Чаллы шәһәрендә кулга алынган 6 бала атасы Илһам Гомәровның 2005 елның8 мартында ИВСдан язган хаты:
   ““В течении 3 дней меня держали в узкой следственной клетке, при ИВС, где я мог только сидеть и не мог лечь. Спать сотрудники ИВС не позволяли, дежурили возле меня, не давая уснуть. Неизвестные сотрудники вели допрос днем и ночью без перерыв, не давая отдохнуть... У меня насильно отрезали бороду, открыто насмехались и оскорбляли мои религиозные чувства. В следстственном кабинете один из сотрудников бил меня длинным резиновым предметом по голове. Также связывали мои руки и ноги сзади, затем, присоединив к ногам электропровода, пытали током. Это было 10-12 дней после ареста. Все это повторилось еще через неделю. Во время всех допросов, пыток, естественно, не было адвоката, также свидетелей и понятых. Поэтому я воспользовался статьей 51 Конституции РФ и отказался от дачи показаний. После этого оперативники сказали мне, что прокурор не доволен тем, что я воспользовался правом отказа от дачи показаний и приказал закрыть меня в клетке. Меня 7 суток продержали в клетке. В течении этих 7 суток мне также не давали спать, дежуря около меня. В случае, если я засыпал – подвешивали меня наручниками за руки к потолку клетки, чтобы я мог лишь стоять и не мог сесть. 2 раза в сутки водили в туалет, где я брал пить воду, т.к. пить больше ничего не было.” 
  Болар хакында үз вакытында Татарстанның элеккеге президентына да,хәзергесенә дә язылды, әмма алар бер гаепсез мөселман-татарларны яклыйсыурында, җәза органнарының ялганына ышандылар, милләттәшләренә ярдәм кулларынсузмадылар. Нәтиҗәдә, соңгы ун ел эчендә Татарстанда йөзләгән мөселман бергаепсезгә кулга алынды, кыйнап гарип калдырылды, хөкем ителде. Универсиадагакадәр дә Татарстанны мөселманнардан “чистарттылар”, универсиада үткәч тә аларныэзәрлекләүләр тукталмады, киресенчә, тагы да яңа көч белән котырып китте.
    Түбән Кама нефтехим территориясендә кулданясалган ракеталар табылуын һәм республикада берничә чиркәү яндырылуын сәбәпитеп, 2013 елның ахырында Кама аръягында мөселман-татарларны күпләп кулгаалулар башланды. Бу мөселманнарны Түбән Кама, Чистай, Алексеевсктөрмә-ИВСларында, гаепне үз өсләренә алсыннар өчен, коточкыч җәзаларгатартулары билгеле булды.  Әйтик, 4декабрь көнне Чистай шәһәрендә кулга алынган Рафаэль Зариповны Түбән Камаизоляторында битлек кигән полиция тикшерүчеләре кешелектән чыгарганчыкыйныйлар, җенес әгъзасына ток җибәреп җәзалыйлар, өстендә сикереп, умырткасынсындыралар, тибеп, сидек капчыгын шартлаталар, шулай газаплап, чиркәү яндыруныһәм ракеталарны үз өстенә алуны таләп итәләр.  Хокук саклаучылар тарафыннан ерткычларчакыйналган һәм үлем хәленә җиткән     30яшьлек Рафаэль Зариповны Түбән Кама больницасына салырга мәҗбүр булалар, уланда озак вакыт реанимациядә ята.
   Аныңбелән бергә Чистайда кулга алынган Галеев Алмаз, Мартьянов Михаил, ШайдуллинРәис ,  Сабиров Марат, Ситдыйков Айратһәм башка мөселманнар да хокук саклаучылар тарафыннан ерткычларча кыйнала, аларныда шулай җенес әгъзаларына токлар җибәреп газаплап, чиркәү яндыруны үз өсләренәалуны таләп итәләр. Эш хәтта шуңа барып җитә - бу ерткычлар бер мөселмантоткынының җенес әгъзасын кисеп алалар һәм моны аның үзенә сылтап калдыралар...Тарих адәм баласына карата кылынган бу кадәр явызлыкны, бу кадәр түбәнлекне һәмвәхшилекне белми, хәтта Гитлер гестапочылары да ир-атларның җенес әгъзаларынкисеп алмаган! Явызлыклары дөньяга чыкмасын, дип, бу тоткыннар янына озаквакытлар хәтта адвокатларын да кертмиләр, бу мөселманнарны кыйнап, яшереп,шәһәрдән-шәһәргә күчерәләр һәм терроризмда гаепләү белдерәләр. Хәзер 15мөселманны шушы эш буенча суд көтә. Россиядә һәм Татарстанда әле бер генә судның да мөселманнарны яклапкарар чыгармаганнарын истә тотсак, бу бер гаепсез мөселманнарның да нахак ялабелән озак елларга төрмәләргә утыртыласыларын чамаларга була...
  Хәзер хокук саклаучыларның Чистай шәһәрендә кулган алынган бумөселманнарның гаиләләрен, хатыннарын эзәрлекләүләре билгеле булды. Аларныңөйләрендә туктаусыз тентүләр уздыралар, даими рәвештә сорау алырга чакырталар,болай да авыр хәлдә калган бу мөселман хатын-кызларын куркыталар, яныйлар...Халыкның сөйләве буенча, Чистай шәһәрендә намаз укучы барлык яшь мөселманир-атлары да хокук саклаучылар тарафыннан эзәрлекләнүгә, сорау алуларга,куркыту-янауларга, тоткарлануларга, кайберләре кыйнау-җәберләргә дучар ителгән.Чаллыда, Алексеевскида, Түбән Камада, Казанда, хәтта авыл районнарында дамөселман-татарларга карата коточкыч эзәрлекләүләр, җәберләүләр бара.
  Татарстанда мөселманнарны җәберләүләрен туктатуларын сорап, Россияҗитәкчеләренә мөрәҗәгать итүнең мәгънәсе юк, чөнки республикадагы бөтен хокуксаклау органнары турыдан-туры Мәскәүгә буйсына һәм җәза әмерләре дә аларданкилә. Россиянеңҗәза органнары, мөселманнарны эзәрлекләү һәм төрмәләргә утырту өчен,Татарстанда бу диверсияләрне үзе оештыра, Татарстан җитәкчеләре моның шулайикәнлеген белсә дә, шушы явызлык белән килешә, чөнки үзләренең кыңгыр эшләрекүп... Моңа кадәр ярдәм сорап кат-кат мөрәҗәгать ителсә дә, Татарстанҗитәкчеләре  бервакытта да җәберләнгәнмөселманнарга ярдәм итмәделәр, киресенчә, гел аларның үзләрен гаепләделәр.Халык та дәшми, халык та авыр хәлдә калган, нахакка рәнҗетелгән мөселманнарны,милләттәшләрен яклап, үз сүзен әйтми. Күпләр курка, күпләр битараф, күпләр бухәлләрне белми дә... Милләт бу мөселманнарны, үзенең догачыларын явызлар кулынакорбан итеп бирде... “Бер кавемдә явызлыктан тыючылар калмаса, ул кавемгәАллаһның рәхмәте киселә”, дигән хәдисне оныттылар... Бүген Татарстан өстендәкүпме кешеләрнең күз яше, рәнҗеше, нахакка хөкем ителгән мәхбүсләрнең әрнүледогалары, мәңге онытылмаслык җан яралары... Алар һәркемнең ишеген кагаргамөмкин бит!...
   Милләттәшләр,дин кардәшләр, Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче мөселманнар! Нахаккарәнҗетелгән, җәберләнгән, хөкем ителгән һәм төрмәләрдә хөкем көтеп яткан бумөселманнарны яклап, үз сүзегезне әйтегез, догада булыгыз! Аларны ничек яклыйалсагыз – шулай яклагыз! Кыямәт көнендә Аллаһ сездән дә бу җәберләнгәнмөселманнарның хакларын сораячак бит, һәрберебездән сораячак! Кеше язмышына,кеше кайгысына битараф булмыйк, алар террорист түгел, алар җинаятьче түгел,алар – Аллаһ кушканча яшәргә омтылган намазлы мөселманнар, безнең милләттәшләр,дин кардәшләр! Татарстанда һәм Россиядә мөселманнарны ничек газаплапҗәзалаулары турында бөтен дөньяга хәбәр таратыгыз! Бу язманы төрле телләргәтәрҗемә итеп, халыкка җиткерегез! Без шулай бер-беребезне яклап кына, бу явызсистемага каршы тора алырбыз, мөселманнарны ерткычларга корбан итүдәнтуктарбыз, ин ша Аллаһ!

                                ФәүзияБәйрәмова,
                Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
                               2014 ел, 22 февраль.

Комментариев нет: