четверг, 20 февраля 2014 г.

Киевта татарларга да өйдән чыкмаска киңәш ителгән

Украина татар оешмасы җитәкчеләренең берсе Киевта хәлләрнең имин булмавы сәбәпле татарларга өйдән чыкмаска кушылуын әйтә. Татарлар, Янукович вазифасыннан китсә, яхшырак булачак дип саный.

– Халык Януковичның калуын телиме яки китүенме?

– Халык Януковичка каршы. Русияләр халык аның яклы дип ялгышмасын. Русия телевидениесе сөйләгәннәрнең 99 проценты ялган. Мәскәү Украина халкына дошманча карашта. Кешеләрне үтерүгә дә алар бармак аша карый. Мәскәүгә без кызганыч түгел. Шуңа кешеләр Русиягә йөз тотарга ярамаганны аңлый. http://www.azatliq.org/content/article/25271391.html



Комментариев нет: