четверг, 19 декабря 2013 г.

Мөселманнарны газаплауга каршы Казанда пикет үтәчәк

Казан үзәгендә 20 декабрь көнне мөселманнарның конституцион хокукларын яклап урам җыены үтәчәк. Чараны оештыручы "Азатлык" Татар яшьләре берлеге кеше хокукларының бозылуы һәм полициянең мөселманнарга каршы рәхимсезлегенә ризасызлык белдерергә җыена. Урам җыенына Казан шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алынган.

Оештыручылар җыенның Бауман урамында көндезге сәгать 3тә башланачагын белдерә. Канун бозган шигарләр алып килү тыелган. Чыгышлар һәм шигарләр оештыручылар тикшергәч кенә рөхсәт ителәчәк, диелгән Татар яшьләре берлеге тараткан хәбәрдә.
http://www.azatliq.org/archive/news/20131219/570/570.html?id=25206444

Комментариев нет: