суббота, 21 декабря 2013 г.

Эх, Азнакай, Азнакай...


            Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Ак калабыз Яр Чаллы шәһәрендә мәдәният йортларында бәйрәм кичәләре гөрләп уза. Кичә кич кенә “Энергетик” мәдәният сараенда, Азнакай якташлары кичәсендә булуыма бик шатмын. Сагынып көткән очрашуны оештыручылар югары дәрәҗәдә куңелле, матур итеп алып бардылар. Куңелемә хуш килгән мизгелләр: “Энергетик” мәдәният сараеның директоры урынбасары  Гөлзада Разаева,  “Евростиль” ширкәте җитәкчесе Ильнар Гайсин күтәренке рухта тантаналы бәйрәм кичәсен ачып җибәрделәр. Азнакай хәкимият башлыгы Марсель Шәйдуллин, кыскача гына туган ягыбызга багышлап, ялкынлы котлау сүзләре җиткерде һәм бөртекле ашлык культуралары уңышларын җыеп алуда Татарстанда Азнакай шәһәре беренче урын алуы турында иглан итте. Аның сүзләренә шатланып, барча халык гөрләтеп кул чабып алкышлады, күп санлы татар милли киемендәге күркәм Азнакай кыз балалары сәхнәдән төшеп, халкыбызның милли ризыгы чәк-чәк белән барча халыкны сыйладылар. Ямь өстенә ямь дигнәндәй, Казаннан Татартсан һәм Башкортстан республикаларының халык артисты, Салават Фәтхетдинов, азнакайлыларны котлап бик матур чыгыш ясап, узенең берничә җырын бүләк итте. Сәхнәдә Азнакайда туып үскән табиплар, эшмәкәрләр,  укытучылар, ширкәт җитәкчеләре, якташларыбыз йөрәк түренә үтәрлек  яклынлы  чыгышлар ясадылар. Якташларыбыз өчен шул хәтле горурланып утырдым,  җөмхүриятебезнең иң биек җиренә, Чатыр тауына, менеп баскандай булдым.  Безнең татар халкында мондый мәкәлә бар: “Туй үпкәсез булмас”, минем дә азрак үпкәм калды.
Бәйрәм башында Азнакайларга багышлап, тарихи кинофильм күрсәттелде, экрандагы вакыйгаларга карап халык дәртләнеп хушланып утырды.  Кино - фильмда Яр Чаллы шәһәрендә беренче тапкыр Азнакай якташларының бәйрәм мизгелләре дә чагылды, әммә аны оештыручылары, башлап йөрүчеләре, Азнакай районы Тымытык авылында туып үскән, бертуган игезәк Рәфис  һәм Нәфис Кашаповлар турында  бер сүз дә булмады, шулай ук сәхнәдә чыгыш ясаучылар да аларны искә алып үтмәделәр. Ә бит бертуган Кашаповлар, беренче тапкыр бөтен Яр Чаллы шәһәрен гөрләтеп, югары дәрәҗәдә якташларыбызның бәйрәмен үткәрделәр, халык шул хәтле күп килде ки, “Сара Садыкова” исемендәге  концерт залына сыеша алмыйча, урамда басып калдылар, читтән килгән дәрәҗәле кунакларны санап бетерерлек түгел иде.
Бертуган игезәк Кашаповларның  эшләгән эшләрен “оныту” беренче генә тапкыр түгел. 90 елларда  Кашаповлар элекеге Советлар Союзының барлык республикаларында күмәк яшәүче татарлар өчен Сабан Туйлар оештырдылар, аларның бу изге эшләрен Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев хуплады, соңрак аның күрсәтмәсе белән барлык район, шәһәр башлыклары Татарстаннан читтә яшәүче милләтләшләребез өчен Сабан Туй бәйрәмнәрен оештыра башладылар. Аллага шөкер, Кашаповлар чәчкән орлыклар халкыбызга файда китерде.
Яр Чаллы шәһәрендә  “Көмеш кыңгырау” редакциясе белән берлектә  “Игзәкләр” бәйгесе башлап җибәрделәр, берничә ел бәйге үткәннән соң, ошбу матур чараны “Татарстан Яшьләре” хуплап алды һәм алар, бергәләп Казан шәһәрендә бөтен татар дөньясыннан игезәк балаларны җыеп, зур бәйрәм чарасын оештырдылар.  Шулай ук бу бәйге дә “үлде”. 
Хәтергездә булса, алар берничә дистә ел изге Болгар җиренә меңәрләгән милләтәшләребезне күп санлы автобуслар белән алып бардылар, алар анда Сабан Туйлар, төрле спорт уеннары һәм башка бик күп бәйгеләр үткәрделәр. Аларның бу эшен Татарстанның мәгариф министырлыгы үз кулына алды, шулай ук алар да традициягә кергән “Болгар - яшьләр форумын” “үтерделәр”.  
Заманында Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр һәм балалар арасында милли патриотик хис уяту өчен, алар “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар” бәйгесен башлап җибәрделәр, бу бәйгене шулай ук Татарстан мәгариф министрлыгы хуплады һәм бергәләп бер туган Кашаповлар белән Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашстан татар балалары өчен дәрәҗәле бәйге үткәрделәр, әммә дә ләкин озак та үтмәде, бу чара да “үлде”. Соңгы елларда бу бәйге бары тик Яр Чаллы шәһәрендә мескен хәлдә генә үтә. Белгәнегезчә, алар игәнәчелеге белән йөзәрләгән мең китап бөтен татар дөньясына бушлай таратылды. Аларның бу эшен дә соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессыбашкара.
Хәтерләсәгез, алар, татар халкының мили азатлык көрәшенә багышлап, татар дөньясында  бәйге иглан иттеләр. “Шәһри Казан”,  Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы редакциясе буларак, “Бертуган Кашаповлар” премиясен булдырды. Бик күп милләтебезнең асыл уллары һәм кызлары аларның премияләренә лаек булдылар. Аларның бу эшләре дә җан тәслим кылды. Кашаповлар хәлле, бай чагында, халкыбыз өчен санап бетергесез бик күп эшләр башкардылар, ә нишләп хәзерге көндә алардан да күп тапкырга хәллерәк татар байлары милләтебез өчен үзләреннән өлеш чыгармыйлар? Ни өчен соңгы елларда Татар Иҗтимагый Үзәгенең республикабыз, милләтебез өчен файдалы кирәкле эшләре юкка чыгарыла? Хөрмәтле милләтәшләребез, бертуган Кашаповларның эшен нигә дәвам итмисез? Ни өчен бертуган Ринат, Рәфис, Нәфис һәм Рузалин, Азнакай якташлары кичәсендә хөрмәтләп искә алынмады? Әллә Салават Фәтхетдинов әйтмешли, алар азнакайлылар өчен “килмешәкме”?

Яр Чаллы ТИҮенең лаеклы пенсионеры Хәлисә Имамиева. 

Комментариев нет: