вторник, 12 ноября 2013 г.

Россия Дәүләт Думасына карарга бирелгән "Сепаратизм турында" закон проектына татарларның җавабы


Без, татарлар, руслар тарафыннан явызларча басып алынган халык. Татарстан - Россиянең колониясе, яулап алынган татар дәүләте. Һәм безнең дөньяалдында сәяси статусыбыз - үзенең милли-азатлыгы өчен көрәшүче милләт. Без, татарлар, үзебезнең яулап алынган милли дәүләтебезне яңадан торгызу өчен көрәшәбез. Безнең моңа тулы хакыбыз бар. Татарның бәйсез дәүләте өчен моңа кадәр ничек көрәшсәк, шулай көрәшербез, иншаАллаһ! Безне сепаратизм турында законнар белән куркытмасыннар! Без бары тик Аллаһтан куркабыз һәм бары тик милләтебезгә хезмәт итәбез!
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА,
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕС РӘИСЕ.
2013 ел, 12 ноябрь.

Комментариев нет: