вторник, 15 октября 2013 г.

Кырым татарлары сәнгате Казанда

16 октябрь көнне Татарстанның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә “Кырым татарлары сәнгате” дигән күргәзмә ачыла. Күргәзмәне Сынлы сәнгать дәүләт музее һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра. Проектны тормышка ашыруда Мәскәү коллекционеры Низами Ибраимов һәм фәнни, мәдәни программаларга ярдәм итүче Ш.Мәрҗани исемендәге фонд актив катнашты. “Кырым татарлары сәнгате” күргәзмәсе өч бүлектән тора. Беренчесендә декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм Низами Ибраимов коллекциясендәге XIX гасырга караган фоторәсемнәр урын ала. Икенче бүлектә Иван Шишкин, Константин Богаевский гравюралары һәм Кырым ярымутравы табигатенең үзенчәлеген тасвирлаган Сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы башка авторларның хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Күргәзмәнең өченче бүлеге тулаем хәзерге заман Кырым сәнгатенә багышлана. Биредә зәркән, керамика эшләнмәләре, шулай ук чигелгән, тукылган йорт кирәк-яраклары, кырым татарларының милли костюмнары куелган. Катлаулы язмышка дучар ителгән халыкның язмышын чагылдырган картиналар һәм графика әсәрләре дә игътибар үзәгендә. Күләмле һәм бай эчтәлекле экспозиция өч ай дәвамында эшлиячәк, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Комментариев нет: