понедельник, 16 сентября 2013 г.

Татарстан белән Иран хатын-кызлары берләшә

Бүген Казанда "Татарстан һәм Иран хатын-кызларының дуслык атналыгы" башланды. Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Иран Ислам республикасының Казандагы Генераль консуллыгындагы мәдәният буенча атташесы һәм “Татарстан мөселман-хатын кызлары берлеге” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырган проект 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Иран Ислам республикасының Казандагы Генераль консуллыгындагы мәдәният буенча атташесы белән Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дүртенче ел актив эш алып бара. Татарстан һәм Иран хатын-кызлар атналыгы программасы буенча бүген Татарстан Милли музеенда "Татарстан һәм Иран хатын-кызларының дуслык атналыгы” дигән күргәзмә эшли башлады. Биредә Иран хатын-кызлары җитештергән традицион милли киемнәр, кул эшләре, агачтан уеп ясаган экспонатлар, эмальгә язылган әйберләр, миниатюра һәм тәзбихлар урын алган. 17 сентябрь көнне Халыклар Дуслыгы йортында мөселман киемнәре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Шулай ук “Түгәрәк өстәл” вакытында “Өченче меңъеллыкта гаилә” дигән темага сөйләшү, Татарстан белән Иран хатын-кызлары арасында үзара хезмәттәшлек Меморандумына кул кую чаралары да булачак. 18 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Камера залында Иран музыкасы концерты оештырыла. Дуслык атналыгы 20 сентябрьдә Халыклар дуслыгы йортында традицион Иран музыкасы концерты белән төгәлләнәчәк.

Комментариев нет: