среда, 24 июля 2013 г.

Самарда тукталышка “Җәмигъ мәчете” исеме бирелде

Самарда җәмигъ мәчете төзү мәсьәләсендә җиңеп чыккан татарлар урысларның протест чараларына карамастан, мәчет янындагы тукталышка да аның исемен бирүгә иреште.
Берничә ел дәвамында  Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте мәчет янындагы тукталышка “Җәмигъ мәчете” исемен бирүне үтенеп шәһәр башлыгына хатлар яудырып торды. 

Каршылыклар күп булды. Эш шунда ки, мәчет Стара-Загора урамында урнашкан. Мәчет янында ук “Шипка” кинотеатры. Урыс милләтчеләре башта мәчетне салдыртмаска көч куйды. Сылтаулары – имештер урысларның славан болгарлар белән дуслыгы рухына хилафлык килеп чыга, Болгарстанның Стара Загора шәһәре хөрмәтенә шулай аталган урамда мәчет булырга тиеш түгел.

Самар җәмиг мәчетеСамар җәмиг мәчете
Мәчет салу мәсьәләсендә татарлар җиңеп чыкты. Аннары тукталышка да андый исем бирүне урынсыз дип дәлилләп килделәр. Шунысы гаҗәп, болгарлар урыслардан җәяүләп качтылар, урыслар әле һаман болгар-урыс дуслыгы турында тәкърарлыйлар.

Өлкә китапханәсе хезмәткәре Александр Завальный әле бүген дә Стара-Загора урамында мәчет салуны ялгышлык дип саный. Күрәсең, меңләгән еллар буена бергә яшәгән татарларга караганда офык артындагы болгарлар урысларга якынрак.

Мәчет каршындагы тукталыш “Шипка” кинотеатры исемен йөртә. Ә кинотеатр үзе юк, эшләми. “Җәмигъ мәчете” тукталышын мәчеттән ерак бер тукталышка бирделәр. Самарда толерантлык менә шундый килеп чыкты. http://www.azatliq.org/content/article/25054250.html

Комментариев нет: