пятница, 28 июня 2013 г.

“Мәгариф турында”гы үзебезнең канун әзер

“Мәгариф турында”гы үзебезнең канун әзер
Татарстан җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган  республиканың “Мәгариф турында”гы закон проекты бүген икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Агымдагы елның 1 сентябреннән закон тормышка ашырыла башларга тиеш.

Татарстан парламентның бүгенге утырышында Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев закон проектына карата 58 тәкъдим кертелгәнен искәртеп узды. Комитет шуларның нибары унысын кабул итәргә тәкъдим иткән. Калган төзәтмәләр исә төрле сәбәпләр аркасында кире кагылырга тиешле дип табылган.

Төзәтмәләрнең бер өлеше федераль законда каралган нормаларны кабатлау белән бәйле рәвештә кире кагылган. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россиянең “Мәгариф турында”гы законында каралган мәсьәләләрне республика канунына күчереп утыру кирәксез дип белдерде. Федераль закон нормалары республика территориясендә болай да гамәлдә булачак.

КПРФ депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән бик күп төзәтмәләр “Мәгариф турында”гы закон кысаларына сыешып бетми. Фәрит Мөхәтммәтшин сүзләренчә, алар, нигездә, социаль юнәлешкә карый һәм шул өлкәдәге закон актларында чагылыш табарга хокуклы. Шундыйлар рәтенә 1,5 яшен тутырган балага мәктәпкәчә белем учреждениесендә урын булмаган очракта, ата-анага 5 мең сум күләмендә пособие түләү, балалар бакчасы өчен компенсацияләрне арттыру, студентлар өчен ташламалы айлык йөрү билетлары булдыру. һ.б.

Кабул ителгән төзәтмәләр арасында исә мәктәп формасына кагылышлысы да бар. Укучыларның киеменә булган төп таләпләрне Татарстан Министрлар Кабинеты кабул итәчәк. Һәрбер уку йорты исә күрсәтелгән таләпләр нигезендә, әти-әниләр һәм укучылар фикерен исәпкә алып, үз мәктәп формасын сайларга хокуклы.


Сүз уңаенннан, бүген Татарстан парламенты бинасында республикабызда тегелә торган мәктәп формасы күргәзмәсе тәкъдим ителде. Нигездә, җирле фабрикалар мәктәп укучылары өчен киемнәрне 1500-3000 сумга тегәргә риза. Дәүләт Советы утырышында 450 мең Татарстан укучысын форма белән тәэмин итәргә республика җитештерүчеләренең мөмкинлеге җитәрлек булу турында да әйтелде.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Комментариев нет: