среда, 26 июня 2013 г.

Универсиада дин тотарга комачауламый


Универсиада дин тотарга комачауламый
фото: kazan2013.ru
Җәйге Универсиада уеннары уразага туры килә. Шуңа да, мөселман спортчылар Аллаһ каршындагы изге гамәлләрен тиешле дәрәҗәдә башкарсын өчен  тиешле шартлар тудыру аеруча мөһим. Әлбәттә, беренче чиратта, алар сыйфатлы хәләл ризык продуктлары белән тәэмин ителергә тиеш.

Спортчыларның төп туклану урыны буларак Универсиада авылында урнашкан махсус ресторан файдаланылачак. Кунаклар биредә 5 төрдәге халыклар кухнясыннан авыз итә алачак. 22 июньдә әлеге 3,5 мең кеше сыйдырышлы залда махсус өйрәнүләр уздырылды. Нәтиҗәдә, көне буена ресторан барлыгы 8 меңгә якын кешене ашатып чыгарды (Универсиада уеннары вакытында монда көненә 9 меңгә якын кеше тукланачак). Мәртәбәле кунаклар арасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Универсиада авылы башлыгы Фәрит Абдулганиев та бар иде.

Хәләл ризык гади азык-төлек белән буталмасын өчен барысы да эшләнә

Тест режимында оештырылган чарада Универсиадага рәхим итәчәк мөселман кунакларын хәләл продукция белән ни рәвешле тәэмин итәчәкләре турында да сөйләделәр. Әйтергә кирәк, ресторанда хәләл ризык өчен аерым секция эшли, ягъни мөселманнар азыкны махсус билгеләнгән урыннан барып алачак. Аларны әзерләү урыны, ягъни хәләл ризык кухнясы да аерым урнашкан. Кагыйдә буларак, пешекчеләр һәм аларның ярдәмчеләре шулай ук аерым. Бу, үз чиратында, әлеге ризыкларның башка ашамлыклар белән ялгыш буталу куркынычын юкка чыгара.

Хәләл ризык әзерләү процессын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитетыннан махсус билгеләнгән вәкил тикшереп торачак. «Безнең оешмадан ресторанга ким дигәндә ике вәкил билгеләнер, дип уйлыйбыз. Аларның төп максаты пешекчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә киңәшләр белән ярдәм итү, аларның эшчәнлеген контрольдә тоту булачак. Спортчыларда да хәләл ризык белән бәйле сораулар туарга мөмкин. Ул очракта алар шулай ук  рәхәтләнеп безгә мөрәҗәгать итә ала”, - дип сөйләде “Intertat.ru” газетасына “Хәләл” комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Мөселманнар өчен ресторан 1,5 сәгатькә озаграк эшләячәк

Бактың исә, Универсиада авылы ресторанының эш графигын төзегәндә дә ураза тотучы мөселманнарны истән чыгармаганнар икән - аларга беркадәр өстенлекләр бирелгән. Бу турыда махсус өйрәнүләр вакытында «Казан-2013» башкарма дирекциясе директоры урынбасары Оксана Тубман белдерде.  «Ресторан, кагыйдә буларак, иртәнге сәгать 5тән төнге 2гә кадәр эшли. Ә хәләл секциясе кунакларга 1,5 сәгатькә озаграк, ягъни иртәнге дүртенче яртыга кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу ураза тотучы мөселманнар өчен дип махсус шулай эшләнә», - дип сөйләде ул.

Универсиада авылының үз имамы бар

Чыннан да, мөселман спортчылары чит төбәктә үзләрен башкалардан ким тоймасыннар өчен республика җитәкчелеге барысын да эшли. Мәсәлән, 21 июнь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Универсиада авылында булып, Диннәр үзәген ачу тантанасында катнашты, мөселманнар өчен махсус әзерләнгән намаз уку бүлмәләре белән танышты. Монда ир-ат һәм хатын-кыз мөселманнарның гыйбадәт кылу бүлмәләре аерым, һәрберсе 70 квадрат метр зурлыкта. Анда намаз уку өчен кирәк барлык җиһаз һәм кирәк-яраклар булдырылган.

Шунысы мөһим, нәкъ менә шул көнне Универсиада авылына махсус имам билгеләнде. Исмәгыйль хәзрәт Зыятдинов Малайзия Ислам университетын тәмамлаган һәм татар, рус, гарәб һәм инглиз телләрендә бик яхшы сөйләшә. Аның төп максаты исә мөселман спортчыларына ярдәм итү, вәгазьләр белән чыгыш ясау һәм намазлар уздыру булачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: