среда, 12 июня 2013 г.

АКШның нинди күзләү програмнары бар һәм алар ничек эшли?

АКШ рәсмиләре телефон сөйләшүләрен һәм интернеттагы эшчәнлекне күзләү канун нигезендә алып барыла ди. Хокук яклаучылар моны иреклекләрне чикләү дип бәяли.
Һоң-Коңга качкан дип исәпләнүче Эдвард Сноуден газетларның беренче битендәҺоң-Коңга качкан дип исәпләнүче Эдвард Сноуден газетларның беренче битендә
Узган атнада матбугатта АКШ хөкүмәтенең илдә һәм дөньяда миллиардларча телефон сөйләшүен һәм интернет эшчәнлеген күзәтеп баруы турында хәбәрләр таралды. Бу мәгълүматларны журналистларга АКШ Дәүләт иминлек идарәсендә һәм Үзәк күзләү идарәсендә эшләгән 29 яшьлек Эдвард Сноуден тапшырган. АКШ рәсмиләре бу чара террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәшү өчен зарур дип белдерсә, кеше хокукларын яклаучы оешмалар моны кешеләрнең ватандашлык иреклекләрен чикләү буларак бәяли.

Сноуден тапшырган документларга таянып матбугат хәбәр итүенчә, иминлек хезмәтләре ике төрле мәгълүмат туплый – телефон сөйләшүләре һәм интернеттагы эшчәнлек турында.

Мәгълүматларны туплау эше ничек алып барыла?

Телефон сөйләшүләренә килгәндә, чит ил шпионнарын күзәтү турындагы 1978 елгы канун нигезендә оештырылган махсус мәхкәмә Дәүләт иминлек идарәсенә Кушма Штатларның Verizon телефон челтәрендә АКШтан читкә, читтән АКШка һәм АКШ эчендәге телефон сөйләшүләре мәгълүматларын алырга рәсми рәвештә рөхсәт биргән. Әмма телефон аша кешеләрнең сөйләшүләре язылып бармый, бары тик кайсы номердан кайсы номерга кайчан шалтыратулары һәм ни кадәр озак сөйләшүләре турында мәгълүматлар гына язылып бара. Кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлау һәм яздыру өчен мәхкәмәнең аерым рөхсәте кирәк.

Интернет мәгълүматларын туплауга килгәндә исә, Дәүләт иминлек идарәсе турыдан-туры Facebook, Google, Microsoft һәм Yahoo кебек кайбер интернет ширкәтләренең серверларын карап бара. Дәүләт күзләү идарәсе мөдире Джеймс Клэппер мондый ысул белән мәгълүмат туплау чит ил шпионнарын күзәтү турындагы канун нигезендә алып барыла, ди.

Интернеттагы күзләү эше PRISM дип аталган яшерен күзләү програмы аша алып барыла диелә.

Нәрсә ул PRISM һәм ул ничек эшли?

PRISMның электрон хатларны, видео һәм аудио сөйләшүләрне, видеоларны, фотоларны, җибәрелгән файлларны, социаль челтәр мәгълүматларын күзәтеп баруы хәбәр ителә. АКШ рәсмиләре әйтүенчә, PRISM Дәүләт иминлек идарәсенә һәм башка иминлек хезмәтләренә террорчылыкта шикләнелгән чит ил ватандашларының бәйләнешләрен күзәтеп барырга ярдәм итә.

PRISM 11 сентябрь террор һөҗүмнәреннән соң ул чактагы президент Джордж Буш чорында үзгәртелгән канун нигезендә 2007 елда эшли башлый һәм узган елда үзгәртелә. Узган атнада матбугатта чыккан язмалардан соң киң җәмәгатьчелек тә PRISM дигән програм булуы хакында белде. PRISM – мәгълүмат туплау програмы һәм ул Дәүләт иминлек идарәсе тарафыннан күзләү өчен кулланыла диелгән Boundless Informant програмыннан шактый нык аерыла.

Нәрсә ул Boundless Informant?

PRISM мәгълүмат туплау эшен башкарса, Boundless Informant тупланган мәгълүматларны тәртипкә китерү, тамгалау һәм хариталаштыру эшен алып бара. Британия матбугатында чыккан мәгълүматка караганда, Boundless Informant өчен җаваплы белгечләр март аенда утыз көн эчендә генә дә АКШтагы компьютер челтәрләреннән өч миллиард кисәккә якын төрле күзләү мәгълүматы тупланганлыгын белдергән. Читтән тагын 100 миллиард кисәк чамасы күзләү мәгълүматы җыелган. Бу програм Дәүләт күзләү идарәсенең кайсы илдән ни кадәр мәгълүмат туплавын дөнья харитасында төрле төсләр белән күрсәтә.

Кайсы илләрдән күбрәк мәгълүмат туплана?

Boundless Informant харитасына караганда, иң күп мәгълүмат АКШның төп дошманы саналган Ираннан туплана. Март аенда бу илдән 14 миллиард кисәктән артык мәгълүмат алынган. Икенче һәм өченче урында АКШның беректәшләре саналган Пакстан белән Үрдүн. Алардан соң Мисыр белән Һиндстан килә.

АКШта һәм дөньяда бу җәнҗалга нинди реакция булды?

АКШ президенты бу ысуллар террорчылыкка каршы көрәш өчен зарур дип аларны яклап чыкты. Обама шулай ук бу програмнарның канун нигезендә эшләве һәм Конгресс күзәтүе астында булуы турында белдерде. 7 июньдә ул американнарны “сезнең сөйләшүләрегезне беркем дә тыңлап тормый” дип ышандырды.

Германия канцлеры Ангела Меркел АКШ Дәүләт иминлек идарәсенең Европадагы бәйләнешләрне күзәтеп торуы мәсьәләсен киләсе атнада Берлинда Обама белән очрашу вакытында күтәрәчәген белдерде. Брюссельдә Европа Берлеге рәсмиләре бу програмнарның Европа Берлеге илләре ватандашларының шәхси тормышына тәэсире мәсьәләсен 13 июньдә Дублиндагы очрашуда күтәрәчәкләрен әйтте. http://www.azatliq.org/content/article/25014758.html

Комментариев нет: