четверг, 30 мая 2013 г.

Дөнья буйлап Сабантуйлар чоры башлана

Быел Сабантуйлар Татарстан һәм Башкортстаннан тыш тагын 226 урында үтәчәк. Бәйрәм шәлкемен Себердәге Индрәй авылы башлап җибәрде, Австралия татарлары төгәлләячәк.
Австралиянең Аделаида шәһәрендә Сабантуй. 16 декабрь 2012
Австралиянең Аделаида шәһәрендә Сабантуй. 16 декабрь 2012

2015 елның Русиякүләм авыл Сабантуе Оренбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылында узачак. 29 май көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2900гә якын татар яшәгән бу авылда булып, татар җәмәгатьчелегенең үзләрендә Сабантуй үткәрү тәкъдимен хуплады. 

Быел Русиякүләм авыл Сабантуе 29 июньдә Пермь өлкәсенең Барда авылында үтәчәк. 2014 елда әлеге милли бәйрәмнең кайда булачагы тәгаенләнмәгән. Шулай ук киләсе елга федераль Сабантуйның да кайсы шәһәрдә буласы да төгәл билгеле түгел. “Тәкъдимнәр бар, әмма алар әлегә расланмаган”, диде Азатлыкка Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин.

Федераль Сабантуй быел 3 августта Төмән шәһәрендә узарга тиеш. Бу бәйрәмгә ике айдан әз генә артык вакыт кала аның урыны турындакаршылыклар чыккан иде. Бүгенгә кадәр Төмән өлкәсе хакимияте үз сүзен өздереп әйтмәгән.

Индрәйдә СабантуйИндрәйдә Сабантуй
2013 елның Сабантуйлары Төмән өлкәсендәгеИндрәй авылында башланып китте. Индрәйләр милли бәйрәмне ел да 1 май көнне үткәрәләр. Моңа үз сәбәпләре дә бар. Индрәй халкы элек-электән яннарындагы шул ук исемдәге күлдән табан балыгы тотып көн күрә. Сабантуй язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, башка җәйге зур эшләргә керешкәнче үтә торган бәйрәм булса, индрәйләр күлнең бозы эреп бетеп күпләп балык тотуга керешкәнче бу бәйрәмне үткәреп калырга ашыга.

Җир шарының төньяк өлешендә инде кыш уртасы хакимлек итеп, җәйге Сабантуй тәэсирләре күңелдә генә калганда, көньяк ярымшардагы яшел кыйтгада – Австралиядә җәй уртасы була. Аделаида шәһәрендә бәйрәм 15 декабрьдә узачак.

Австралиядән кала, быел барлыгы 23 илнең 72 шәһәр һәм авылында Сабантуйлар үтәчәк. Кушма Штатларның Вашингтон шәһәрендә яшәүче татар-башкортлар 25 май көнне милли бәйрәмне үткәрде инде. Вашингтонда Сабантуй дүртенче тапкыр оештырылды. Киев, Волгоград, Свердлау өлкәсенең Кировград, Казакъстанның Шымкент, Кызылорда, Актау, Үзбәкстанның Ферганә шәһәрләрендә Сабантуйлар шулай ук май аенда булды.

Быел Русиянең 55 төбәгендә 154 урында Сабантуйлар үтә. Татарстан хөкүмәте раслаган исемлеккә Татарстан һәм Башкортстан кермәгән. Әлеге ике республикада Сабантуй үткәрмәгән авыл һәм кала сирәк.

Татарстан башкаласында Сабантуй Универсиадага туры китереп 13 июльгә билгеләнде. Авыл, район һәм шәһәр Сабантуйлары 8-9 июньдә үтәчәк. Чаллы белән Түбән Камада бәйрәм 15 июнь көнне булачак.

Азатлык сәхифәсе дөньяның төрле урыннарында үткән Сабантуйларын яктыртып бара. Сез дә безгә үзегездәге Сабантуйдан фото һәм видео җибәрә аласыз.

2013 елның Сабантуйлар җәдвәле

  • 1 июнь – Искешәһәр, Акмәчет, Тольятти, Лондон, Омски, Ялта
  • 2 июнь – Истанбул, Стокһольм, Җаек, Дүшәнбе, Краснодар
  • 8 июнь – Екатеринбур, Түбән Варта, Нефтеюгански, Владимир, Калининград
  • 9 июнь – Прага, Һельсинки, Ташкент, Нальчик, Павлодар
  • 12 июнь – Касыйм, Сыктывкар, Смоленски
  • 15 июнь – Гданьски, Берлин, Алматы, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Пенза, Самар, Якутски, Иваново, Кемерово, Дондагы Ростов, Тобол, Кустанай,
  • 16 июнь – Нью-Йорк, Хабаровски, Ухта, Новосибирски, Сургут, Караганда, Сәмәрканд
  • 22 июнь – Сан-Франциско, Лысьва
  • 23 июнь – Сембер, Барнаул, Чита, Торонто, Петербур, Севастополь
  • 29 июнь – Астана, Богырыслан, Красноярски, Артем, Архангельски, Чиләбе, Өремче, Магадан, Рига
  • 30 июнь – Ижау, Сахалин, Березовски
  • 6 июль – Колҗа, Камчаткадагы Петропавловски, Амурдагы Комсомольски
  • 7 июль – Пермь
  • 13 июль – Тверь
  • 20 июль – Ярославль
  • 21 июль – Бишкәк
  • 26 июль – Тель-Авив
  • 27 июль – Сочи
  • 28 июль – Баку
  • 15 декабрь – Аделаида
  • http://www.azatliq.org/content/article/25001111.html

Комментариев нет: