пятница, 24 мая 2013 г.

Имамнар җыены: татарлык һәм бердәмлеккә өндәү

24 майда Татарстан фәннәр академиясендә "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән дүртенче бөтенрусия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы үтте.

Утырышны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. "Без уртак тырышлык белән генә рухи һәм милли кыйммәтләребез, мәдәниятебез һәм телебезне саклап кала алачакбыз", дип белдерде ул татарча ясаган кыска чыгышында. 

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә үз чыгышында тарихка күз салырга чакырды. "Элек-электән татар мөселманнары татар телле булган. Чөнки халык өчен татар теле иҗтимагый өстенлек булып тора. Бу - динне, милләтне саклау өчен бер ныгытма. Шуның өчен Русия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдәге татарлар йөри торган мәчетләрдә җомга вәгазьләрен сөйләгәндә татар телен куллану бик мөһим. Әгәр без татарларның тарихи менталитетын саклар өчен чаралар күрмәсәк, гомумән татар халкы булып калуыбыз икеле", дип сүзләрен тәмамлады ул.

Аннан соң Русия мөфтиләр шурасы, Русия Үзәк диния нәзарәте рәисләре, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие, Иваново, Башкортстан дин әһелләренең чыгышлары яңгырады. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге берләшергә, үзара тату эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Мөфти Тәлгать Таҗетдин кемнәрнеңдер мөселманнарны бер-берсенә өстерергә тырышуын әйтте. "Без бөтен җыелышларыбызда, очрашуларыбызда терорчылык, экстремистлык турында сөйләшәбез. Шуннан башка сүз калмады. Бездән башка да аны 24 сәгать тукып торучылар җитәрлек. Дөрес, аракы да эчмибез, дуңгыз да ашамыйбыз, әмма хәрәмдә бер-беребезне чәйнәп, бер-беребезнең гайбәтенә төшеп, бүлгәләнеп, бер-беребезне ашап торган вакытта бүтәннәр нигә бармак белән төртеп күрсәтмәсен", дип Таҗетдин мөселма татарларны тәнкыйть утына тотты.

Таҗетдин берүк вакытта бу форумны оештыручыларга, бигрәк тә Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен мул яудырды һәм шул уңайдан Татарстан президентына гозер белән мөрәҗәгать итте. "Дин әһелләребезне мәчетләрнең коммуналь хезмәтләр, җылылык өчен түләү акчаларын юллаудан коткарырга иде. Моны Татарстан җитәкчелеге берәр ничек хәл итсә, имамнарыбызның халык белән эшләргә вакыты күбрәк калыр иде", дип белдерде ул.

Пленар утырышны алып барган Русия ислам университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин форумның төп максаты - татар халкының тотрыклы үсешендә, милләтнең бердәмлеген ныгытуда мөһим фактор булган традицион, рухи-әхлаки һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм көчәйтү юнәлешендә татар-мөселман оешмаларының тырышлыгын берләштерүдән тора, дип ачыклады.

Пленар утырыш тулысынча татар телендә барды. Берүк вакытта татарча аңламаучыларга колак җиһазлары таратылып урыс теленә тәрҗемә дә ясалды. Форум кунаклары җомга намазын бергәләшеп Кол Шәриф мәчетендә укыды.

Дүртенче бөтенрусия татар дин әһелләре форумына Русиянең 65 төбәгеннән 680 татар имамы килде дип әйтелде.

Форум кунаклары 25 майда "Изге Болгар җыенында" катнаша. http://www.azatliq.org/content/article/24996699.html

Комментариев нет: