четверг, 11 апреля 2013 г.

Думада аерылышулар нигә арта?


Коррупция җәнҗаллары арта барганда, Думадагы депутатлар хатыннары белән аерылыша. Депутатларның, түрәләрнең хатыннары да Путинныкы кебек кеше күзеннән югала бара.


Русия Думасы илне демографик кризистан чыгару, үрнәк гаиләләр булдыру, халыкның әхлагын күтәрү өчен яңадан-яңа кануннар чыгару эшен дәвам итә. Шул ук вакытта ил халкы өчен әлеге яңа кагыйдәләрне чыгаручы депутатларның үзләренә карасаң, алар демографияне дә яхшыртмый, гаилә хәлләре дә бик үк шәптән түгел икән. 447 депутатка барлыгы 714 кенә гаилә әгъзасы туры килә. 

Бер караганда, бу хәлне аңлап та була кебек. Депутатларның күпчелеге инде өлкән яшьтә һәм балалары үсеп үз көннәрен үзләре күрә башлаганга, аларны декларацияләрдә күрсәтергә кирәкми. Мисал өчен, коммунистлар фракциясендә өлкән яшьтәгеләр иң күбе һәм анда 91 депутатка 112 генә гаилә әгъзасы туры килә.

Әмма чынлыкта депутатларның гаилә әгъзалары саны кимү балаларның үсеп балигъ булуы яки башка социаль-демографик сәбәпләр белән түгел, ә Думада аерылышулар санының артып китүе белән бәйле. Соңгы вакытта оппозиция вәкилләре Дума депутатларының декларациядә күрсәтелмәгән  милкен берәм-берәм фаш итә барганда, депутатлар шундый яңа саклану чарасы уйлап чыгармаганмы дигән шик туарга мөмкин. Ягъни алар хатыннары, балалары белән элек ничек яшәгән булсалар, хәзер дә шулай яшәүләрен дәвам итә, әмма гаилә юридик яктан теркәлмәгәнгә күрә, чит илләрдә сатып алынып хатын исеменә яздырылган йортлар, фатирлар өчен хәзер аларны беркем дә гаепли алмый.

Әгәр аерылышуларның сәбәбе чыннан да шул булса, бу хакимият  игълан иткән коррупциягә каршы көрәшнең коррупцияне ныграк яшерүгә генә кайтып калуы булып чыга.

Путин Баффи һәм Конни беләнПутин Баффи һәм Конни белән
Хәер, Русия түрәләре арасында хәзер Путин кушканча, Путин эшләгәнчә эшләү үзенә күрә бер стандартка әверелә бара кебек. Шуңа күрә түрәләрнең үз хатыннарын яшерүен илне путинлаштыруның бер чагылышы дип тә атарга була. Путинның  хатыны Людмила да җәмәгатьчелек күзенә сайлауда тавыш бирергә килгәч кенә күренә бит. Матбугат очрашуларында да Людмила Путина турында сорау бирү ярамаган нәрсә буларак кабул ителә. Аның каравы Путин үзенең этләре Баффи һәм Конни турында җәелеп китеп сөйләргә ярата һәм аның этләре белән төшкән фотолары да киң җәмәгатьчлеккә бик теләп чыгарыла. Путин хатынын һәм балаларын яшерә икән, нигә башка түрәләргә дә шулай итмәскә?

Путинча эшләсәң, "Путин кушканча" дигән сүз дә кыстырып җибәрсәң -- сүз әйтүче булмас. Путинның чит илдә милке булуы мәгълүм түгел. Депутат Владимир Пехтин Майамидагы фатиры өчен Думадан китәргә мәҗбүр булды. Ә менә икенче бер депутат Ирина Яроваяның Мәскәүдә бик кыйбатлы фатиры булуы ачыкланса да, аңа сүз әйтүче булмады, чөнки ул чит илдәге милек түгел.

Патриотик тәрбия, ватанны сөю турында барыннан да күбрәк сөйләүче депутат Сергей Железнякның ике кызының Русиядә түгел, чит илдә укуы оппозиция күзенә эләккәч тә хакимият Железнякка бер сүз әйтмәде. Путинның да кызлары яшерен рәвештә кайсыдыр бер чит илдә укыган диләр бит.

Түрәләр инде, күрәсең, бу кагыйдәләрне үзләштереп алган һәм алар алга таба үзләрен камилләштерүне Путинча яшәргә өйрәнү юнәлешендә алып барырлар дип көтәргә кирәк.

Комментариев нет: