четверг, 25 апреля 2013 г.

"Путин белән сөйләшү – халыкны алдау"

25 апрель көнне Русия президенты Путин халык белән туры элемтәдә сөйләште. Чаллы ягы милли хәрәкәте вәкилләре аңа сораулар юлламады. Алар президент белән туры сөйләшүне мәгънәсез һәм чираттагы тамаша дип бәяләде.

Владимир Путин белән булган туры элемтә тапшыруына Чаллыдан бер меңнән артык сорау-мөрәҗәгать җибәрелгән. Язучы Айдар Хәлим  Путинга  юлланган соравын ахыргача әйтергә өлгермәгән, ”автомат” аны яздырудан туктаган. 

Путин белән туры элемтә буласы хакында Русия матбугаты атналар буе мәш килеп сөйләп, язып килде. Элемтә башланырга санаулы гына сәгатьләр калганда без татар милли хәрәкәтендә эш алып барган, җәмәгать эшләрендә катнашкан кайбер шәхесләргә мөрәҗәгать иттек. Алар Русия күләмендә узган шушы чарада катнашып Путинга үзләренең сорауларын, теләкләрен, фикерләрен җибәргәннәрме? Җибәргән булсалар, ул сорауларның эчтәлеге нидән гыйбарәт? Әгәр инде мөрәҗәгать итмәгәннәр икән, моның сәбәбе нидә?
  
​Айдар Хәлим, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе: "Сорау бирүдә бернинди тоткарлыклар да булмаячак дигәч, күрсәтелгән телефон саннары буенча тоттым да шалтыраттым. Гаҗәп, телефон трубкасын шундук алып, исем фамилиягезне әйтеп, бер минут эчендә соравыгызны бирә аласыз диделәр. Путинга  соравым мондый иде: Сез Русия Конституциясе гаранты буларак, бөек урыс шовинизмына яраклашырга тырышып, юрист улы Жириновский сәясәтен алга чыгарып, Русияне бар иткән, Русия Федерациясен тәшкил иткән халыкларның телләрен, мәдәниятләрен юкка чыгару өстендә эшлисез. Сез аңлыйсызмы, әгәр дә Советлар берлеген эчкече Ельцин таратса, сезнең, кайвакыт ачу китергеч дәрәҗәдә айнык кешенең, көтмәгәндә генә Русияне таркатучы булуын күз алдыгызга китерәсезме? Чөнки сез нәкъ шундый юллар белән Русияне таркатуга алып барасыз. Шушы сүзләрдән соң минем сорау бирүне шып туктаттылар. Ә соравымның дәвамы болай иде: нишләп соңгы 10-15 елда урыс булмаган кешеләрдән берәү дә югары Дәүләт премияләре белән бүләкләнми? Җиңү бәйрәмнәре барышында урыс булмаган милләт вәкилләренең батырлыклары, исемнәре аталмый? Ни өчен бер генә халыкның да мәдәният декадасы уздырылмый? Гомумән, Русиядә урыстан башка халык юкмыни, бу нинди хәл? Ни өчен Конституциягә каршы килеп илне ике исем  - Русия Федерациясе һәм Русия дип атыйлар? Ил бер генә исемле булырга тиештер. Үзебезгә кирәктә Русия, тегеләргә кирәк булганда Русия Федерациясе диелә. Никадәр вак, урыслаштыруның бер юлы бу.
   
Айдар ХәлимАйдар Хәлим
Әйе, сорауларны ахыргача тыңлап бетермәделәр. Белүемчә, сорау ошамаган очракта аны өзәләр икән. Сорауларым ахырына кадәр бирелгән булса да, Путин моңа җавап бирмәячәк иде. Ләкин җавапны тарих бирер. Бәлки аның бүгенге гамәлләре урыс империясен җимерүгә юл әзерләведер? Рәхмәт төшкере, шулай була күрсен иде.
  
Дөрес, мондый туры элемтәләр элек тә булды. Мин бу чараның төбендә оппозициядәге көчләрнең барлыгын, аларның ничек уйлавын, мөмкинлек барында тавышларын яздырып алу, аны мәгълүмат банкына утырту, кирәк чакта үч алу күренеше ята, дип уйлыйм. Русиядә милләтара, милли температураны, социаль карашларны белүдә бары Путинның гына башына килгән, бары ФСБлар гына кулланырга сәләтле булган бик нечкә әйбер бу. Моңарчы да Путинның бер генә сорауга да чынлап торып җавап биргәне булмады. Торак-коммуналь мәсьләсен күтәрәләр дә, халык мәнфәгате өчен көрәшәбез диләр дә, шундук бәяләр арта.

Татар телебез дә беткән саен, бу телне үстерү, яклау турында урыс телендә киңәшмәләр үткәрәләр. Телне сакларга да, үстерергә дә кирәк түгел. Син татарча сөйләш кенә”.
  
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Путин белән булган туры элемтәгә сораулар юлламаган. Аның сәбәбен  ул болай аңлата:
  
Рәфис КашаповРәфис Кашапов
“Элегрәк мин президент булган Медведевка да, Путинга да сораулар җибәрдем. Инде хәзер аңладым, сорау бирүнең бернинди мәгънәсе юк. Чөнки анда миллионлаган сорау бирәләр, күпчелеге авыр тормыштан зарлана. Бу туры элемтәне мин Путин оештырган Русия күләмендәге спектакль дим. Ни өчен дигәндә, барлык төбәкләрдә сорау бирүчеләр баштан ук әзерләнеп куелган, Путинның да җаваплары әзерләнгән. Шундый юл белән Путин Русиянең демократик ил булуын күрсәтергә тели. Чынбарлыкта алай түгел. Туры элемтә артында полиция, ФСБ структуралары контроле тора.

Хәтерлим, кайсыдыр елны Себер ягында оештырылган туры сорау бирүдә ирле-хатынлы татар кешеләренең үз теләкләре буенча сорау бирергә омтылулары өчен аларны кыйнап шифаханәгә озаталар. Мондый хәлләр Кавказда да күп булды. Туры сүзләрен әйтергә теләүчеләрне төрмәләргә озату очраклары турында да сүзләр булды. Шулай булгач, бу туры элемтә түгел һәм халыкны алдау гына”.
  
Хәлил ӘюповХәлил Әюпов
Хәлил Әюпов, Түбән Кама шәһәре ТИҮе рәистәше: “Без сораулар әзерләмәдек. Чөнки Путинның сорауларга җавап бирү рәвешен кәмит буларак кына кабул итәбез. Чынлыкта бу туры элемтәне Путин үз дәрәҗәсен күтәрү өчен генә эшли. Президент кайда юл салу, кайда торак мәсьәләсен хәл итәргә тиеш түгел, аңа дәүләткүләм проблемнарны чишү мәслихәт. Бу туры элемтәдән дә зур үзгәрешләргә өмет итмибез, барыбер элекке театр булачак.”
   
Кайбер елларда шундый  элемтә барышында Чаллыдан да  туры эфирда сораулар бирүне оештыралар иде. Быел андый хәл күзәтелмәде.
http://www.azatliq.org/content/article/24968644.html

Комментариев нет: