понедельник, 25 марта 2013 г.

Казанда референдум җиңүен искә алу митингы узды

Якшәмбе көнне Казанның Ирек мәйданында Татарстан дәүләт бәйсезлеге турында референдумда җиңүгә 21 ел тулуга багышлап митинг уздырылды.

Казанда якшәмбе көнне көчле буран булуга карамастан үз вакытында – 11:30да башланган митинг Коръән сүрәләре укылып ачылды. Митингка килүче бер йөзләп кеше алдында татар милләтчеләре “Татарстанны юк итү – татарларны юк итү”, “21 март референдумы нәтиҗәләрен империянең бозарга хакы юк!”, “1992 елгы Татарстан конституциясен кире кайтарырга”, “Татарстан – суверенное государство! Путин и Минниханов! Требуем выполнения воли народа Татарстана, выраженной 21.03.1992 года!”, “21 март 1992 ел. Референдумда Сез Татарстан суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты...килешәсезме? Тавыш бирде 2 миллион 132 мең кеше. ӘЙЕ - 62%”, дигән һәм башка шигарьләр күтәрелде. 

Тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында, бу мәйданга Татарстан җитәкчеләрен яклап түгел, ә бәйсез Татарстанны яклап чыгуларын белдерде.

“Без март аенда инде икенче тапкыр бәйсезлек җыенына җыелабыз. Татарстан бүгенге хәлгә килсен өчен, кәгазьдә генә булса да мөстәкыйль дәүләт булсын өчен, Казан кирмәнендә Татарстан президенты статусы булсын өчен без бу мәйданнарда 1991 елларда ач яттык, әгәр онытмаган булсагыз. Без шушында 25 мең кеше җыелып Татарстан Югары Шурасы бинасын чолгап алып Югары Шураны карарлар кабул итәргә мәҗбүр иттек. 1992 елның 21 мартында без референдум уздырдык һәм Татарстан бәйсез дәүләт дип халык безгә ышанып тавыш бирде. 1992 елның ноябрендә без бәйсезлек турында конституция кабул иттек. Без бүген менә шушыларны яклап чыктык. Без үзебезнең декларациябезне, милләтебезне, үз көрәшебезне яклап чыктык”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Митингта шулай ук язучы Айдар Хәлим, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Магнитагорскийдан махсус килгән Тимур Натфуллин, Башкортостан, Түбән Кама, Чаллы вәкилләре һәм башкалар да чыгыш ясады.

Ленин һәйкәле каршында оештырылган митингның тимер рәшәткәләр белән уратып алынган мәйданчыгына килүчеләрне полиция хезмәткәрләре тентеп уздырды. Митингны мәйданчыкка кермичә читтәнрәк күзәтүчеләр дә булды.

Чарада Татарстан газет-журнал каләм ияләре күренсә дә, телевидение һәм радио журналистлары күзгә чалынмады. Югыйсә, башка вакытта камера күтәргән, микрофон тоткан журналистлар алгы сафларда була торган иде.

Митингны оештыручы татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев Азатлык радиосына, республика телевидение компанияләренә хәбәр итүләренә карамастан, бу чарада берсенең дә катнашмавын аңлый алмауларын җиткерде.

Референдум митингы бер сәгать дәвам итте. Чара катнашучыларның бергәләп фотога төшүләре белән тәмамланды.

Комментариев нет: