вторник, 26 февраля 2013 г.

Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар уздырып кайттылар



Язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар уздырып кайттылар. 20-21 февраль көнне Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясендә Халыкара туган көн бәйрәменә багышланган чаралар булып үтте, татар язучылары Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова укучыларга ана телебезнең милләтне саклаудагы мөһим роле турында сөйләделәр, аның кадерен белергә чакырдылар, сорауларга җаваплар бирделәр, шигырьләрен укыдылар, гимназиягә үзләренең китапларын бүләк иттеләр.

18 ел буе эшләп килгән бу татар гимназиясе үзенең милли рухы, көчле әхлагы, укучыларындагы югары интеллект белән аерылып тора, биредә хокук саклау органнарында хисапта торучылар юк, гимназияне тәмамлаучыларның барысы да диярлек югары уку йортларына укырга керәләр...

Бәләбәй татар гимназиясе сәнгать белгечлеге буенча да юнәлеш алган, биредә бию, фортепьяно, баян класслары эшләп килә, балалар гимназиядә уздырылган барлык милли чараларда милли киемнәрдән чыгыш ясыйлар.Татар гимназиясе каршында татар балалар бакчасы да эшләп килә. Шунысын да әйтергә кирәк, урыс-башкорт, чуаш-мукшы арасында, Башкортстан хакимияте тарафыннан татарларга каршы еллар буе алып барылган көчле басым астында, бу татар гимназиясен саклап калу өчен аның директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновка дистәләрчә тапкыр судлашырга, бу милли утрауны саклап калу өчен гаять нык көрәшергә туры килгән. Шунысын да әйтергә кирәк, Нурмөхәммәт Хөсәенов "Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге" дип аталган уникаль китап авторы, тиздән аның яңа басмасы дөнья күрәчәк.

Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим Бәләбәй шәһәрендә эшләп килүче татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән дә очраштылар, милләт алдында торган җитди проблемалар турында сөйләштеләр, милләтебезне, татар мәктәпләрен, ана телебезне саклап калу өчен алга таба ниләр эшләргә кирәклеген киңәшләштеләр. Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Уфадан килгән хокук яклаучы Әлмира Жукова белән дә махсус очрашып сөйләште, алга таба бу өлкәдә, бигрәк тә, мөселманнарны яклау буенча бергәләп эшләү юллары барланды. Фәүзия Бәйрәмова Бәләбәй шәһәрендәге мәчетләрнең эшчәнлеге белән дә танышты, мөселман-татарларның проблемаларын өйрәнде.

23 февраль көнне Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим Октябрьск шәһәрендә яшәүче 86 яшьлек татар язучысы Гали Гыйззәт янында булдылар, шулай ук татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре белән очраштылар. Моннан тыш Айдар Хәлим үзенең туган авылы Бәләкәй Кәркәледә ата-анасы истәлегенә Коръән мәҗлесе уздырды, район үзәге булган Кыргыз-Миякә авылы китапханәсенә меңнән артык китап алып кайтып тапшырды, туган авылында зыялылар белән аерым очрашу уздырды. Бу очрашуларда шулай ук Чаллы шәһәреннән борынгы этрусклар тарихын өйрәнүче Нәсим Сәхәпов та катнашты һәм халык алдында чыгыш ясады.

Башкортстан республикасында яшәүче милләттәшләребез белән мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге. 2013 ел.

http://tatar-gazeta.ru/news/46-2011-01-20-16-16-05/21..

Комментариев нет: