среда, 6 февраля 2013 г.

"Татарларда милли һәм дини кимсенү хисе барлыкка килә башлады"

Казанда милли һәм дини хисләрдән оялучылар арткан. Бу фикерне психолог, фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин әйтә.

Рамил Гарифуллин – Казанда эшләүче танылган психолог, дистәләгән китап авторы. Татарстанда аны телевидениедә алып баручы буларак та беләләр. Бу хезмәтләрдән тыш, ул университетта укыта һәм Русия психоаналитиклары ассоциациясенең Татарстан бүлеген җитәкли. 
Психолог фикеренчә, җирле халыкта “татарлык комплексы”, “мөселманлык комплексы” очраклары ешайган. Гарифуллин бу процесслар читтән тагылырга мөмкин дип саный. Тулырак итеп ул Азатлык радиосына сөйләде.

– Рамил әфәнде, бу комплекслар нәрсәдә чагыла?
– Миңа психолог буларак күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Бер атна үткәч, берәр гомуми нәтиҗә чыгару авыр түгел. Билгеле, кешене турыдан-туры бу хакта сорасаң, ул җавап бирмәскә дә мөмкин. Ләкин бераздан ул ачыла башлый һәм ул кимсенү хисенә дучар булганы ачыклана. Күп очракта, кимсенү хисе милләткә яки дингә нигезләнә.
"Татарлык комплексы" кечкенәдән килергә мөмкин. Мәсәлән, урамда уйнаган вакытта милләтенә карап, мыскыл итүләре мөмкин. Тагын бер еш очрак: әдәбиятта һәм тарих китапларында татар-монголларны кыргый рәвешендә күрсәтү дә тәэсир итә. Өченчедән, бүген җәмгыятьтә милли стереотиплар, мифлар урын алды, ягъни без аны этнопсихология дип атыйбыз. Мисал өчен, яһүдләр – ялганчылар, хәйләкәрләр, акыллы милләт. Кара тәнлеләр – пычрак һәм ялкаулар. Кешеләрне кайда туганына карап бәяләү еш очрый.

– Татарларда бу комплекслар нидән? Берьяктан карасаң, татар булсаң, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге күбрәк. Татарларга бөтен җирдә юл ачык дияргә була, үз дәүләтебез бар, дин иреге.
– Озак вакыт дәвамында Русия татарларны тиешенчә бәяләмәде. Безнең үсеш мөмкинлекләре чикләнгән иде. Татарлар, милләт буларак, Советлар берлеге вакытында гына үсә башлады. Моны танырга кирәк, чөнки күпләр моны инкарь итә. Профессионал музыка Сәйдәшевтән башланды. Моңа кадәр бездә ул юк иде. “Без – бөек милләт” диеп, кайчак артыгын кыланып ташлыйбыз. Советлар берлеге безгә автономия статусы биргәч кенә, татарларга үсү мөмкинлеге бирелде: милли мәгариф, әдәбият, мәдәниятебез барлыкка килде. Моңарчы боларның берсе дә юк иде. Уйдырмалар сөйләмичә, моны танырга кирәк!
Икенчедән, татарлар этномимы – бик катлаулы әйбер. Элек хәтта азәрбайҗаннарны да татар дип атаганнар. Татар ул ниндидер бер аморф этноним һәм, гафу итегез, ул бернинди көчкә дә ия түгел. Бу исем негатив мөнәсәбәт белән тулып ята. Бу хакта әйтемнәр дә бихисап. Мәсәлән, “Чакырылмаган кунак татардан да яманрак” дигән мәкаль балада гомерлеккә милли кимсенү хисе тудыра ала. Әле бу бер мәкаль генә шулай йогынты ясый!

– Сезнең тормышта да мондый очраклар булдымы?
– Мәктәптә укыганда, тарих дәресләрендә милли кимсенү хисенә охшаш бер әйбер миндә дә пәйда булды. Билгеле, бу хәлләр күп кешедә булганы бардыр. Мәсәлән, шәһәр шартларында “субкультура" дигән төшенчә бар. Әгәр урамда низаг чыга икән, көчсезрәк кеше милләткә, дингә кагылып, мыскыл итә башлый. Бу очраклар гаскәр сафларында да еш күзәтелә иде. Гадәттә, армиядә хезмәт итүчеләр арасында милләткә нигезләнгән төркемнәр хасил була иде. Бу төркем кешеләре бер-берсенә ярдәм итеп кенә, мыскыл итүдән сакланып тора алдылар.

– "Мөселманлык комплексы" "татарлык комплексы"ннан аерыламы?
– "Мөселманлык комплексы" соңгы елда гына еш күзәтелә башлады әле ул. Күп очракта, федерал үзәктән җибәрелгән исламофобия моңа үз өлешен кертте. Шуңа күрә хәзер кешеләр мөселманнарны радикал карашлы булулары ихтимал дип саный. Мөселманнар агрессив булуда шикләнелә. Нәтиҗәдә, алардан курку барлыкка килде. Ә инде әгәр мөселман аклана башласа, димәк, анда “мөселманлык комплексы” бар. Моңа мәгълүмат чаралары да үз өлешен кертә. Кызганычка каршы, күпчелек мөселманнарга акланырга туры килә. Бу хәлнең гел кабатланып торуы аларны борчуга сала. Әгәр кеше үзен ачыктан-ачык мөселман итеп таныштырса, бу аның тормышына начар йогынты ясарга мөмкин. Җәмгыять аңа башкача карый башлаячак. Шуңа күрә мөселман үзенең дини карашларын яшереп торырга мәҗбүр.

– Бу процесслар федерал үзәк тарафыннан эшләнелә дидегез. Аларга бу нәрсәгә кирәк?
– Минем фаразлавымча, үзәкнең Татарстанда сәяси һәм икътисади кызыксынулары бар. Шәймиевтән соң кайбер структуралар, мирас калды. Бүлгәләр һәм хакимлек итәр өчен сәбәп кирәк. Бу эшләрне ничек башкарып чыгарга? Беренчедән, Татарстанга мәгълүмати сугыш игълан итәргә. Әлегә кешелек дөньясы идеологик сугыштан да яхшырак әмәлне тапмады. Шуңа күрә бу идеологик сугыш ярдәмендә Татарстан халкының фикерен исәпкә алмыйча гына компромат туплау бара. Берәр нинди җитди сәяси адымнар эшләр өчен төпле бер сәбәп кирәк.
Татарстанда Универсиада үткәрү - бик көчле сәяси адым. Бу уеннар “Kazan” брендын көчәйтеп, “Татар” брендын шәүләгә кертеп җибәрүгә этәргеч булып тора. Бөтен дөнья безне "татар" дип түгел, ә “Kazan” беләчәк. Бу – татар Универсиадасы түгел, бу – Казан Универсиадасы. Нәтиҗәдә, Татарстан уңышларына үсәргә мөмкинлек калмаячак һәм, ахыр чиктә, бу фәкать Русия уңышларына гына әвереләчәк. http://www.azatliq.org/content/article/24894431.html

1 комментарий:

Vakil комментирует...

БИК УРЫНЛЫ һәм ДӨРЕС СҮЗЛӘР. Ә менә ул күренешләрне гизергә ысуллар: "Өч өлештән тоташ Мирасыбыз (Чыңгызлык татар халкының истәлегендә һәм телендә)".

(Мөстакыйль татар тарихчысы Гали Еникәйнең Бөтендөнья татар конгрессының V җыелышына алып барган чыгышы): http://tartareurasia.ucoz.com/publ/starye_stati_gali_enikeeva/starye_stati_gali_enikeeva/ch_lesht_n_totash_mirasybyz_chy_gyzlyk_tatar_khalkyny_ist_legend_m_telend/3-1-0-70