воскресенье, 10 февраля 2013 г.

Айрат Ибраһимга- 77 яшь !

Айрат Ибраһим — иң якын күрше–туганыбыздай "Азатлык" дулкыннары аша меңнәрнең йорт-күңелләренә керүче милләтәшебез. Чит җирләрдә яшәп ятучы туганнарыбыз язмышы белән таныштырып, яшәеш турында уйландырып, кешелек дөньясындагы ялгышларны фаш итеп, күңелләрне сафландырып тора ул. Гасырлардан гасырларга күчеп, меңнәрчә елларга сузылган кешелек дөньсының бердән–бер олуг хыялы – хаклык, тигезлек юлына ымсындыра, чакыра...

Ибраһимов Айрат Исмәгыйль улы 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган.Айрат абый элеккеге Советлар Союзы җирлегендәге татар дөньясын аркылыга да, буйга да гизгән шәхес...

Ул узган юллар Германиядән алып "Татар бугазы" төбендә утырган Владивостоккача сузылган. Мордовия, Нижгар, Пенза, Тамбов, Волгоград, Самар, Сарытау кебек күп кенә өлкәләрне гизеп, милләтәш-ләребез тормышын өйрәнгән.

Аның иң зур хезмәте –1988 елда ук бөтен СССР өчен беренче карлыгач булган татар милли оешмасы "Туган тел"гә нигез салучыларның берсе булуы. Айрат абый бу оешманың ел саен алыштырылып торучы рәис вазифаларын байтак еллар башкаручы һәм 20 ел буе оешманың төп идеологы булып саналган.

Сембер "Туган тел"енең "балалары" – "Өмет" газетасы белән "Чишмә" телевидениясе тапшыруларының дөньяга килүендә дә Айрат абыйның хезмәте зур. "Туган тел"нең беренче рәисе буларак, "Чишмә" тапшыруын башлап җибәреп, белгеч килгәнче, 4 ай буе алып баручы да, күп еллар "Өмет" гәзитендә эшләп гәзит укучыларының мәхәббәтен яулаган журналиста. Шул ук тынгысыз җан 1988 елдан бирле Шәһри Болгарга сәяхәтләр оештыручы, Ульян каласында беренче булып "Нардуган", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен, "Сембер җыры" конкурсларын башлап җибәрүче, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дәрес ачып җибәрүче күпкырлы сәләт иясе. Айрат абый меценатлык эшчәнлегендә алып бара. Ул "Туган тел" тарафыннан билгеләнүче "Мәшһүр татар" исеменә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне үз өстендә тота. Үз акчасына китаплар чыгарып, тарата. Шул сәбәпле татар дөньясын рухи яктан баета.

Бүгенге татар дөньясы Айрат абыйны "Азатлык" радиосының танылган журналисты буларак белә. Ул шулай ук Татарстан матбугатында да милләтебез язмышына бәйле саллы гына язмалары белән укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Айрат абый өчен яшәешнең бердәнбер мәгънәсе – үзе кебек киләчәк буын калдыру, гасырлардан килгән табигый закончылыкны саклау.

Комментариев нет: