вторник, 15 января 2013 г.

"Ана теле" проекты эшли башлый


"Ана теле" проекты татар телен үзләштерергә теләүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Әлегә ул сынау режимында эшли, 15 гыйнварда рәсми ачылышы көтелә.
Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү проекты турында сөйләшкән иде. Дөньяга билгеле бу ширкәт татар сөйләм теленә өйрәтүнең заманча ысулларын тәкъдим итте. Бу эш Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде. Проект дәүләт акчасына башкарыла.
“Ана теле” әлегә сынау этабын уза. Интернетта инде анда теркәлеп телне үзләштерә башлаучылар да бар. Уңай кайтавазлар инде ишетелә. Элекке министр Альберт Гыйлметдинов башлаган эшне Энгел Фәттаховка дәвам итәргә туры килде. Министрлыкның милли мәгариф һәм чит төбәкләр белән элемтә бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин “узган елның сентябрендә башланган эш бер көнгә дә тоткарланмады, җәйгә тулысы белән тәмамланып, эшли башлаячак” дип белдерә.
– Раиф әфәнде, тест рәвешендә эшләүче “Ана теле” проектының нинди өлеше башкарылып бетте? http://matbugat.ru/news/?id=7234

Комментариев нет: