пятница, 21 декабря 2012 г.

Татар активистлары Метшинның урыныннан китүен таләп итә

21 декабрьдә Казанның Бауман урамында киләсе елда ачылачак өч метро тукталышына татар исемнәрен бирүне таләп итеп пикет үтте. Чарада катнашучылар моны эшләргә теләмәгән түрәләрнең вазифаларыннан китүен таләп итте.
Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта ”Метро тукталышларына – татар исемнәре!”, “Юность түгел – Сөембикә!”, "Ун метро исеменең берсе генә татар!”, “Казан – татарсыз?!" дигән шигарләр күтәрелде.
Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев, Казан метросының 2013 елның маенда ачылачак өч яңа тукталышының исемнәре татарча булырга тиеш, дип белдерде.
Татар активистлары яңа тукталышларга Сөембикә, Бәхтияр Канкаев һәм Олуг Мөхәммәт исемнәре бирелүне таләп итә.
Фәрит Зәкиев Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә Казан башлыгы Илсур Метшин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин һәм шәһәрнең топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева отставкага китәргә тиеш, чөнки алар татар җәмәгатьчелегенең фикеренә битараф һәм безнең фикеребезгә төкереп карый, дип белдерде.
Пикетта шулай ук җомга көнне Думада кабул ителгән мәгариф турындагы федераль канунга ризасызлык белдерелде.
25 дәрәҗәле салкында оештырылган пикет ярты сәгать барды. Тәртип бозулар күзәтелмәде. http://www.azatliq.org/content/article/24805667.html

Комментариев нет: