четверг, 20 сентября 2012 г.

"Татар, уян!" сәхифәсе исән калды

“Татар, уян!” сәхифәсе

Бөре шәһәре һәм районы прокуратурасы күптән түгел “Татар, уян!” интернет сәхифәсенең басма гәзитен ябып куйган иде. Ул гәзиттә көн күргән “Башкорт халкына ода” әсәренең экстремист эчтәлекле дип табылуы сәбәпле ябылган иде. Шул исемдәге интернет сәхифә дә экстремистлыкта гаепләнеп, аңа мәхкәмә карары чыгарылды.

“Татар, уян!”  интернет сәхифәсе  9 мартта көн күргән АКШта яшәүче билгеле галим һәм милләтпәрвәр Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле мәкаләсе уңаеннан тикшерелде. Аны Бөре педагогия институты галимнәреннән төзелгән экспертиза төркеме экстремист эчтәлекле дип тапты. Кеше хокуклары оешмасының Башкортстан бүлекчәсе мәкаләне Мәскәү экспертларына җибәрсә дә, аңа җавап килеп өлгермәде. Бөре шәһәрендә узган мәхкәмә турында сәхифәне оештыручы Радик Нуретдинов шуларны ирештерде:

Радик Нуретдинов
​​“Экспертиза үткәргән Бөре институты галимнәренең берсе милләте белән башкорт, икенчесе урыс кешесе. Без алардан гадел экспертиза көтмәдек тә. Шулай да мәхкәмә карары безне канәгатьләндерә. Чөнки интернет сәхифә  ябылмый, бары тик анда көн күргән Вил Мирзаяновның мәкаләсен бер ай эчендә алырга гына карар иттеләр.

Мәхкәмәнең мондый карар чыгаруында кеше хокуклары яклаучылар һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең өлеше зур. Мәхкәмәдә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов җитәкчелегендәге оешманың бер төркем  әгъзалары катнашты. Алар ТИҮнең сәхифәне яклап кабул иткән мөрәҗәгатен дә алып килгәннәр иде”.

Әлеге мөрәҗәгатьтә Русиядә сүз иреге кысылуы, халыкны куркыту гамәлләре кылынуы әйтелгән. Вил Мирзаяновның  татар халкының милләт буларак югала баруына анализ ясалган мәкаләсенә югары бәя бирелгән. Мөрәҗәгатьтә: “Без Русия Конституциясе һәм халыкара кануннар кысаларында урыслар һәм урыс булмаган милләтләр белән гадел, ирекле, лаеклы тормыш өчен көрәшәчәкбез. Ялган стабильлек саклау өчен репрессия куллануның нәтиҗәләре булмаячак”, диелгән.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз.
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Комментариев нет: