четверг, 20 сентября 2012 г.

Юл билгесе Россияне тарката аламы?


Тыва һәм Хакасиянең республика башлыклары авыл җирлеге исемнәрен, юл билгеләрен һәм башка мәгълүмати күрсәткечләрне ике телдә язу турында карар кабул иткән. Аларны үтәү эше якын арада башланып китәчәк.

Әлеге законны кабул итүнең төп сәбәбе - милли телләрне саклап калу, дип аңлата республика җитәкчеләре. Ләкин Тывада, мәсәлән, күпләр бу гамәлне бары тик «күз буяу» дип кенә кабул иткән. «Монда милли телне сакларга тырышу кирәк түгел - халкының күпчелеге, киресенчә, рус телендә сөйләшә белми хәзер. Республикада әлеге телне укыту методикасы бик бозылган. Ә иң мөһиме - Тывада рус теле укытучылары җитми», - дигән милли парламент депутаты Виктор Вусатый «Коммерсантъ» газетасы журналистына.

Хакасиядә исә милли телне саклап калу мәсьәләсе, киресенчә, бик кискен тора икән. Бүгенге көндә монда хакаслар җирле халыкның бары тик 16 процентнын гына тәшкил итә. Ә үз милли телләрендә аралашучылар саны исә тагын да азрак. Тик кайбер депутатлар авыл җирлеге исемнәрен ике телдә яза башлау гына хакас телен саклап калырга ярдәм итмәячәк, дип саный. «Әлеге билгеләрне куюга киткән акчаны хакас теле укытучыларын әзерләүгә тотсалар яхшырак булыр иде», - дип саный республиканың Югары Совет депутаты Валерий Старостин.

Алай гына да түгел, кайбер белгечләр әлеге ике телдәге юл билгеләре төбәкләрдә сепаратизм идеяләренең артуына сәбәпче булыр һәм федерация бердәмлегенә зыян китерер, дип борчыла. Кызык, ике телдә язылган билгеләр генә ничек илне таркатуга сәбәпче була алыр икән?

Рәмзия ЗАКИРОВА http://www.intertat.ru/tt/

Комментариев нет: