пятница, 14 сентября 2012 г.

Ильяс Галимов – иң бай көрәшче

Көрәшчеләр арасында сораштыру уздырганда әнә шундый нәтиҗә ясадык. Ильяс Галимов узган көрәш сезонында бер миллионга якын акча эшләгән.
Кеше кесәсенә күз салу яхшы гамәлләрдән саналмый, әлбәттә. Әмма бөтен спорт төрләрендә дә акча саналган вакытта, нигә татарча көрәш кенә читтә калырга тиеш ди. Милли төребездә көрәшеп күпме акча эшләп булганын ачыкларга тырышып, без узган елның иң яхшы көрәшчеләренә мөрәҗәгать иттек. Сораштыру вакытында теге яки бу батырның тормышыннан кызыклы фактлар да билгеле булды.
Сораштыру нәтиҗәсендә бүгенге көндә иң бай көрәшчеләреннән берсе булып Ильяс Галимов танылды. Әлмәт батыры узган сезонның барлык рәсми ярышларында да җиңү яулады. Үзе катнашкан Сабантуйларында да Ильяс һәр очракта диярлек абсолют батыр булып танылды. http://www.intertat.ru/tt/

Комментариев нет: