суббота, 18 августа 2012 г.

Депутат Роберт Миннуллинга ачык хат

                                                             Роберт Миннуллин
Роберт әфәнде” “Безнең гәзит” 8 август 2012 ел санында 7 нче биттә сезнең Югары Советтагы чыгышыгыз басылып чыккан. Ә 8 нче биттә туры сүзле, олпат язучыбыз Фәнзаман Батталның: “Хисап хакында хитаб” – исемле язмасы урын алган. Әгәр укымаган булсагыз, укып чыгыгыз. Бәлки бераз булсада гыйбрәт алыр идегез, үзегезне үзегез патриот диеп мактарга оялыр идегез.
Менә ул илләрдәге хакимияттәгеләрне һәм шул исәптән депутатларны (сенаторлар) чын мәгънәсендә үз илләренең чын патриотлары дияргә була. Алар анда кычытмаган җирләрен кашып, корыны бушка әйләндереп утырмыйлар шул инде, халык мәнфәгатьәрен кайгырталар. Шулай булгач халык та канәгать, тормышлары да гөрләп бара.
Сезгә ул канлы вакыйганы тикшереп утырудан ни файда соң? Максим Шевченко исемле журналист – теракт булганнан соң 2 нче көнне үк: - Бу эшне башкаручылар я бандитлар, я  спеөслужбалар, тик мөселманнар түгел диеп ачыктан-ачык әйтеп салды бит инде. Ә монда Антитеррор операциясе дигән сылтау белән халыкка каршы террор оештырдылар. Тикшерәбез дигән булып 48 сәгать урынына 120-180 шәр сәгать тоттылар төрмәләрдә мөселманнарны.
Старовойтованы, Политковскаяны, Листьевны, Холодов, Щикочихинны, тагын йөзләгән кешеләрне үтерделәр, тоттылармы соң берәр үтерүчене? Юк бит! Шул электр тогы, яисә шампан шешәсе ярдәмендә “сындыра” алсалар гына инде, берәр гаепсез мөселманны.
Роберт әфәнде!
Хакимияттәгеләр дә, сез үзегезгә өстенлекләр бирүче законнар чыгарып утыручы депутатлар да һәрдаим дин дәүләттән аерылган диеп тәкрарлап килдегез. Һәм әлбәттә инде дин өлкәсендә сез чеп-чи наданнар. Исегезгә төшерегез, Чаллыга Тукайга һәйкәл ачарга килгәч сез үзегезнең шигырегезне укыдыгыз. – Акчага табынмагыз, Тукайга табыныгыз,  – диеп. Аллаһтан башка табынырлык бер генә лаек зат та, әйбер дә юк икәнен белер идегез бу өлкәдә надан булмасагыз.
Әлхәмдүлиллаһ бөтен дөньяда мөселманнар саны елдан-ел арта бара, тик башка илләрдә хизбут-таһрир, вахабит, сәләфит, хәнәфит диеп ярлыклар тагып сортларга аеру юк. Бөтен мөселманнар дин кардәшләр.
Дин кардәшләребез башка өлкәләрдән, башка республикалардан килеп эшли икән, сезнең өчен алар килмешәк, дошман. Гарәп илләрендә төпле, нигезле белем алып кайткан яшь имамнарыбыз сезгә дошман. Чит тәгълимәтләр ияртеп кайталар имеш. Ислам динендә төп тәгълимәтләр, ул да булса Аллаһның изге китабы Коръәни Кәрим һәм Пәйгамбәребезнең сөннәте (яшәү рәвеше) шуларны өйрәнүче һәм шулар буенча яшәүче чын мөселман була. Ә инде хәкимияттәгеләрнең бер-берсеннән күреп һәрдаим традицион ислам, әби-бабаларыбыз дине диеп тәкрарлавы, сезнекеләрнең наданлыгын гына күрсәтә. Йолалар, гореф-гадәтләр ул әле дин түгел. Менә шул динебезнең нигезен белмәүләре харап иткән бит инде безнең әби-бабаларыбызны 1552 елны. Таларга, үтерергә, көчләргә килгән 150 меңлек кәфер гаскәренә каршы нибары 30 мең мөселман чыккан җиһадка.
Моннан 200 еллар элегрәк Николай Ильминский исемле карагруһчы Санкт-Петербургка хат юллый. Ул хатта мондый юллар була: - Әле ярый татарлар дин өлкәсендә наданнар. Коръәнне укыйлар, әмма мәгънәсенә төшенмиләр, аның буенча яшәмиләр, әгәр дә алар анда язылган аятьләрнең мәгънәсенә төшенсәләр, башларыбызга җәһәннәм уты яудырыр иделәр, - дигән.
Әлхәмдүлиллаһ бүгенгесе көндә тирән, төпле белемле яшьләребез җитәрлек, монысы әлбәттә куанычлы хәл, ә менә мөселманнарга каршы террор һәм репрессияләр оештырылганда, телебез, гомумән халкыбыз бетүгә барганда бер йодрыктай берләшә алмавыбыз – монысы инде бик тә аяныч хәл.
Хәкимияттәгеләргә мөселманнарның күндәм, “тешсез”, “толерантлы”, безгә традицион ислам кирәк диеп саташып йөрүләре кирәк. Иртәгедән башлап сезне берәм-берәм аса башлаячакбыз дисәләр, бауны өйдән алып килергәме, үзегезнең бау белән асасызмы, - диеп торулары кирәк.
Ислам дөньяны коткарачак, бүгенге черек системаның киләчәге юк.
Гамил Камалетдинов, Яр Чаллы.
P. S. Бу хат Чаллы шәһәре ТИҮ җыелышында укылды һәм бертавыштан хупланды.

Комментариев нет: