суббота, 28 июля 2012 г.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка

                            А Ч Ы К    Х А Т

   Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!  

   Соңгы вакытта Татарстанда мөселманнарга каршы башланып киткән репрессияләр – эзәрлекләүләр, тентүләр, кулга алулар Сезгә шушы хатны язарга мәҗбүр итте. Татарстан Диния нәзарәте җитәкчеләренә һөҗүмне сәбәп итеп, бүген республикада йөзәрләгән мөселман-татар кулга алынды, судлар башланды. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, Татарстанның шәһәр һәм авылларында дүрт йөзгә якын мөселман кулга алынган, ике йөзләп кешенең йортында тентү үткәрелгән, алардан дини китаплар, шул исәптән Коръән дә тартып алынган. Бу хәлләр узган гасырдагы 37нче елларның канлы вакыйгаларын хәтерләтә, ул чакта да Татарстан төрмәләре мөселман-татарлар белән тулган иде, дини китаплар исә утка ягылды... Бер гаепсез мөселманнарны эзәрлекләү бигрәк тә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Арча, Биектау, Азнакайда котырган төс алды, татар авылларында хәтта сакал үстергән бабайларны да җыя башлаганнар. Бу татарларның Винерулла Якуповны үтерүдә һәм мөфтигә һөҗүмдә бернинди катнашлары булмаса да, аларны, форсаттан файдаланып, мөселман булганнары өчен, экстремизм статьясы буенча хөкем итәргә җыеналар, дип ишеттек.

   Хөрмәтле Рөстәм әфәнде! 

    Изге Рамазан аенда нигә мөселман-татарларны шулай мыскыл итәргә ирек бирәсез?! Сез бит Президентлыкка керешкәндә, кулыгызны Татарстан Конституциясенә куеп, үз халкыгызны якларга  ант иттегез! Сез бит Татарстанда кеше хокукларының үтәлешенә гарант булып торасыз! Нәрсә, мөселман-татарлар кеше түгелмени инде хәзер, алар белән нәрсә кылансаң да ярый, булып чыгамы?! Ирләре төрмәгә ябылу сәбәпле, бүгенге көндә күпме ишле гаиләләр  туендыручысыз калды, күпме кеше Рамазанны якыннары өчен күз яшьләре түгеп үткәрә, ә төрмәдәгеләрнең аянычлы хәлен инде әйтеп тә торырлык түгел – алар сәхәр-ифтарларда, бер йотым суга, бер кабым ризыкка тилмереп, ураза тота... Алар бит Сезнең милләттәшләрегез, дин кардәшләрегез, Сез алар белән бергә тезләнеп намаз укыган кеше, ярдәм итегез аларга, Рөстәм әфәнде!   

    Бүгенге көндә “традицион исламны яклыйбыз” дигән демагогия белән мавыгып, шуның белән капланып, кешеләр турында онытырга ярамый. Иң беренче чиратта, кешеләр турында уйларга кирәк. Аллаһ та, тарих та Сездән кешеләр язмышы турында сораячак, ә исламны Аллаһ Үзе саклар, иншаАллаһ! Бу мөселман-татарларга ярдәм итсәгез, Аллаһ та Сезгә ярдәм итәр, кеше кайгысына күз йомсагыз, авыр вакытта Сезгә дә ярдәм итүче булмаячак.

   Рөстәм әфәнде! Сездән Татарстан Республикасы Президенты буларак сорыйбыз – Татарстанда мөселманнарны эзәрлекләүне туктатырга әмер бирегез. Бер гаепсезгә төрмәләргә утыртылган мөселманнарны, гафу үтенеп, зинданнардан чыгарсыннар! Татарстанда башка мондый вәхшилекләр кабатланмасын! Мөселманнарга карата шундый явызлыклар кылган кешеләрнең үзләренә каршы җинаять эшләре ачылсын!   

    Әгәр алга таба да Татарстанда мөселманнарга карата шундый гаделсезлек, репрессияләр дәвам итә икән, без дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакбыз. Безгә татар фаҗигасе өстендә уздырылган Универсиада кирәк түгел! Безгә ялганга корылган, коррупциягә баткан мондый Татарстан кирәкми! Һәм яңа Президент сайлауларында халык үзенә ярдәм иткән кешене генә сайлаячак. Халык хәзергә Сездән төпле сүз көтә, ярдәм көтә, ышанычын аклагыз халыкның.

                                  Фәүзия Бәйрәмова,             
              язучы, тарих фәннәре кандидаты,
           Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.                           
                       2012 ел, 29 июль.

Комментариев нет: