суббота, 26 мая 2012 г.

"Метро тукталышлары татарча аталсын!" Татар иҗтимагый үзәге активистлары 25 майда Казан метросының яңа тукталышларына тарихи татар исемнәре бирүне таләп итеп пикет уздырды.


Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары моңа кадәр дә шундый таләп белән берничә чара уздырды, Татарстан президентына ачык хат та юллаган иде. Әмма бу чаралар тиешле нәтиҗә бирмәгәнгә алар бүген янә Муса Җәлил һәйкәле янына пекетка чыккан.

”Казан хакимияте татарга игътибарсыз”

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишән Нуриәхмәт сүзләренчә, метроның яңа тукталышларына “Олуг Мөхәммәт”, “Сөембикә”, “Бәхтияр Канкаев” дигән татарның тарихи шәхесләре исемнәрен бирү кирәк.
Бу таләпләрне пикетчылар күтәргән шигарьләрдән дә күреп булды. ТИҮ әгъзалары шулай ук, “Метро тукталышларына исемнәр кушу буенча җәмәгать тыңлаулары уздыруны таләп итәбез”, “Метшин, Песошин, Андреева! Татар тарихын үтерүне туктатыгыз!”, “Казанның 7 метро тукталышыннан бары тик берсе генә татарча, оят һәм хурлык!”, дигән шигарләрне дә күтәргәннәр иде.
Галишән Нуриәхмәт “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Казан хакимиятенең татар исемнәрен тырыша-тырыша юкка чыгаруын, шәһәрдә Казан, Казансу, Сөембикә манарасы кебек татар исемнәренең генә калып баруын белдерде.

Урысларның үз тәкъдиме

Әңгәмә барышында бер рус кешесе килеп пикетчылар белән бәхәскә керде һәм Казан метросының бер тукталышын “Казан ханлыгында рус коллары белән сәүдә итү урыны”, дип атарга тәкъдим итте. Бу кеше үзен Юрий Гвоздецкий дип танытты. Пикетчылар аңа бераз тарих белән кызыксынырга киңәш итте. Бәхәс барышына полиция хезмәткәрләре битараф калды.
Пикетчылар янына килеп бәхәскә кергән тагын бер кеше булды. Бу үтеп баручы исемен әйтүдән баш тартты.
Күп кенә казанлы пикетчыларга хуплау күрсәтте. “Нык торыгыз, без сезнең белән”, дип үтеп баручылар аларга теләктәшлек белдерде.
Вакыт-вакыт кызу бәхәсләр күзәтелсә дә, тәртип бозулар булмады.
 http://www.azatliq.org/content/article/24593479.html

Комментариев нет: