среда, 18 апреля 2012 г.

АЧЫК ХАТ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ОЕШМАСЫНА!



Татар язучылары идарәсе рәисе Илфак әфәнде Шиһаповка һәм башкаларына!

Хөрмәтле язучылар җитәкчеләре, мине Сезгә шушы Хатны язарга этәрде бер ояланган татар язучылары арасындагы начар сыйфат, хөсетлек димми шунда, әллә аның өчен махсус атама уйлап табу кирәкме икән? Татарчалап турыдан әйтсәк; язучыларның кай-берләренең бер-берегезне яратмау сыйфатлары; юл бирмәү, исемен әйтмичә- китапларга кертмичә калдырулары, һәм.башка шуңа охшаш сыйфатлар турында берничә сүзем бар. Санап китсәң, күбәеп китүләре дә бар. Баштан ук барчагыздан гафу үтенәм, кичерүгезне сорыйм. Шуңа күрә Сез, галиҗәнәпләрнең кыйммәтле вакытларын сарыф итәргә булып, батырчылык белән шушы язмага тотындым да инде! Тагы бер кат, кичерүгезне сорыйм, шундый батырчылык кылганым өчен! Чөнки минем уемча, мондый сыйфат, язучыларны түгел һәр гади татарны да бизәми, мине, милләтче буларак бик борчый шушы хәлләр!
Ни турында соң сүз? Менә 2006 –нчы елда Сезләр чыгарган китап турында сүз. Китап атала “Сүнмәс утлар балкышы” дип, Татарстан “Идел Пресс” нәшриятендә, Казан 2006 –нчы ел басылып чыккан. Редакторлары: М. Усманов, Т. Миңнуллин, Р. Фәйзуллин, китапны төзүче, Р. Юнысов!
Белмим ни өчен “Сүнмәс утлар балкышы” дип атагансыз шушы зур күләмле китабыгызны? Әллә Сезнең оешма саный Сталин идәрә иткән елларны татарлар өчен бик шәфкатле-мәрхәмәтле, татар сәнгатен югарыга күтәргән еллар дипме? Чөнки Сталинның портреты Сезнең китапны бизи!!!
Сезләргә саулык-сәләмәтлек, зур иҗади уңышлар теләп, Мохаммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы лидеры, кайсы урнашкан Мәскәү каласында.

ТУЛЫ ТЕКСТ МОНДА: http://irekle-syuz.blogspot.com/2012/04/blog-post_19.html

Комментариев нет: