пятница, 16 марта 2012 г.

Ригада Европа Татар яшьләре форумы үтәчәк


27-29 апрельдә Латвия башкаласы Ригада Беренче Европа Татар яшьләре форумы үтәчәк. Чарада Европа татар диаспоралары тормышының актуаль мәсьәләләре күтәрелгән төрле темаларга дискуссияләр, конференция булачак. Европа илләреннән яшь башкаручыларның һәм Галиәсгар Камал театры артистларының чыгышлары көтелә.
Оештыручылар форум эшчәнлегендә катнашырга теләгән татарларны чакырып калалар. Бу форум традицион бәйрәмгә әверелсен иде, ди алар. Аның яшәешен үстерсен, эшчәнлеген активлаштырсын өчен кулдан килгәнне бөтенесен дә бергә эшләргә кирәк.
Форумның мәдәни тормышын һәм аңа бәйле чараларны яктырту өчен, бигрәк тә массакүләм мәгълүмат чараларын чакырулы. Чараның программасы бер атна алдан эленәчәк.
Барлык сораулар буенча Олег Шәриповка oleg@tatarlar.lv почтасына языгыз.
Массакүләм мәгълүмат чаралары исә Рамил Кадыйровка мөрәҗәгать итсен: rk@emulators.lv, тел.: +(371) 26705808

Комментариев нет: