вторник, 7 февраля 2012 г.

Татарлар, Путинны сайламагыз!


Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшкән татар милли азатлык хәрәкәте моңа кадәр Россия сайлауларында катнашмады һәм бу юлы да катнашмый, ягъни, сайлауларга бойкот игълан итә. Әмма бу пассив бойкот түгел, киресенчә, бу чорда татар халкына, гомумән, кешелеккә каршы кем иң зур зыян эшләгән – шуны халыкка аңлатудан тора. Ә соңгы дистә елда татарларга, мөселманнарга, Россия халкына карата иң зур җинаятьләрне кылучы булып – башта ФСБ җитәкчесе, аннан Россия Президенты, аннан премьер-министр булып эшләгән, хәзер тагы Россия Президентына кандидат Владимир Путин тора. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Медведев Россия Президенты булып исәпләнсә дә, ил белән ул түгел, ә Владимир Путин идарә итте. Хәзер Путинның шушы чорда кешелеккә каршы кылган кайбер җинаятьләрен санап үтәбез:
- Путин илдә җинаятьчел (карательный) НКВД системасын торгызды. Башлыча Путинның үзе кебек үк чекистлардан, ФСБ, МВД, суд, прокуратура кебек җәза органнарыннан торган бу рәхимсез система башка төрле уйлаучыларга, сәяси оппозициягә, мөселманнарга, милләтләргә каршы явызларча эшли башлады. Путин ил белән идарә иткән чорда икенче Чечня сугышы башланды, төньяк Кавказ канга батырылды, “антитеррор” битлеге астында үз халкына каршы дәүләт терроры башланып китте, йортлар һәм җәмәгать урыннары шартлатылды, шуны сәбәп итеп, Россия мөселманнарына каршы тиңе булмаган репрессияләр башланды, төрмәләр бер гаепсез мөселманнар белән тулды, хакыйкатьне яклап чыккан милли лидерлар хөкем ителде, ислам китапларының һәм башка әдәбиятнең тыелган исемлеге барлыкка килде, алар хөкем ителде һәм суд белән тыелды... Башка төрле уйлаучыларга һәм яшәүчеләргә, диннәргә һәм халыкларга карата урта гасырлар инквизициясе, Иван Грозный, Сталин һәм Гитлер эшләп бетермәгән явызлыкларны Владимир Путин һәм ул тудырган җәза системасы кылды һәм туктатмасаң, алга таба да кылырга җыеналар. Халыкны, хаклыкны, демократия һәм кеше хокукларын сакларга һәм якларга тиешле хокук саклау органнары Путинның һәм хакимиятнең шәхси яклаучыларына, опричникларына әйләнде. Путинга һәм аның опричниклар системасына – ЮК! – дип әйтик!
- Путин илдә карак түрәләрдән, мафиозник байлардан (олигархлардан) торган җинаятьчел идарә итү системасын булдырды. Путинның дәүләт вертикале - астан өскә, Кремльгә кадәр карак чиновниклардан, ришвәтчеләрдән, әшнәчеләрдән, җинаятьчеләрдән торган черек, надан, халыкка карата рәхимсез бюрократия ул. Шушыңа ирешү өчен, Путин төбәк башлыкларын сайлауларны бетерде, аларны үзе билгеләп куюны кертте, төбәк башлыклары исә үз чиратында җирле хакимиятне билгеләп куя башладылар, бу урыннар зур акчаларга сатылды, дәүләт вертикале халыкка түгел, Путинга хезмәт итә башлады. Илне шушы хәлдә тоту өчен, Путин демократик сайлауларга чик куйды, аларны юкка чыгарды, хакимияткә бары тик аны яклаучылар гына үткәрелде, сәяси оппозиция тар-мар ителде. Бүгенге көндә Путин һәм аның карак түрәләрдән торган дәүләт вертикале хакимияттән китмәс өчен барысын да эшли, Россия халкы аларның тотык-заложниклары булып тора. Бүген Россия белән җинаятьчел КОЛЛЕКТИВ РАСПУТИН идарә итә. Путинга һәм аны карак түрәләрдән торган дәүләт вертикаленә - ЮК! – дип әйтик!
- Путин халыкның азатлыкка, демократиягә, кешечә яшәүгә өметен урлады, ялганга, алдауга, урлауга, талауга корылган әхлаксыз, җинаятьчел җәмгыятькә нигез салды. Әйе, Путин идарә иткән чорда Россия гаделсезлекнең, хәерчелекнең, әхлаксызлыкның чигенә килеп җитте, халык дөреслеккә өметен югалтты, нәтиҗәдә, эчкечелек, наркомания, үз-үзеңне үтерү, җинаятьчелек коточкыч дәрәҗәдә артты, шушы вакыт эчендә ун миллионга якын кеше үлде. Бүгенге көндә Россиядә үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк, бүгенге көндә Россия дөньяның иң хәерче, яшәү шартлары иң түбән илләр исемлегендә тора, бүгенге көндә Россия халкының күпчелеге, бигрәк тә яшьләр, илдән китү яклы һәм күпләп читкә китә. Бүгенге көндә Россиядә кешенең кадере юк, табигатьнең кадере юк, тормышның яме, яшәүнең мәгънәсе юк, киләчәккә өмет юк – болар барысы да Путинның алдауга һәм үз халкын изүгә корылган сәясәт нәтиҗәсе. Путинның үз халкына, азатлыкка һәм демократиягә каршы алып барган җинаятьчел сәясәтенә - ЮК! – дип әйтик!
- Путин Россиядә яшәүче милләтләргә, шул исәптән, татар халкының киләчәгенә балта чапты, аларны юк итү юлына басты. Путин ил белән идарә иткән чорда, оптимизация сылтавы белән, меңнәрчә милли мәктәпләр ябылды, татар мәктәпләре юк ителде. Путин ил белән идарә иткән чорда, мәгариф буенча 309нчы закон кабул ителде, мәктәпләрдә милли телләрдә, шул исәптән татар телендә укыту закон белән тыелды. Путин ил белән идарә иткән чорда Россия мәктәпләрендә бердәм дәүләт имтиханы кертелде һәм ул бары тик урыс телендә генә кабул ителә башлады, татарча имтихан бирү бетерелде. Путин ил белән идарә иткән чорда татарларга латин әлфибасына күчү закон белән тыелды. Путин ил белән идарә иткән чорда Татарстанда, Идел-Уралда, Себердә меңләгән мөселман-татар бер гаепсезгә төрмәләргә утыртылды, үтерелде, юк ителде, милли лидерлар хөкем ителде, дини һәм милли китаплар суд белән тыелды. Путин ил белән идарә иткән чорда Россиядә бары тик бер дин – христиан динен, бары тик бер милләт – урыс милләтен, бары тик бер тел – урыс телен генә калдыру өчен бөтен шартлар тудырылды. Россиянең Путин тарафдарлары әзерләгән яңа Конституция проектында милли республикаларга урын юк, алар бетереләчәк, милләтләргә, милли телләргә урын юк – алар урыс телле Россия милләтенә әйләнәчәк көтә, ислам диненә, мөселманнарга урын юк – илне тоташ христианлашу һәм урыслашу көтә. Әмма башка милләтләр, иң беренче чиратта, татар халкы, моның белән беркайчан да килешмәячәк һәм үзенең теле, дине, мәдәнияте, тарихы, бәйсез дәләте өчен ахыргача көрәшәчәк! Путинның милләтләргә, шул исәптән, татар халкына каршы алып барган җинаятьчел сәясәтенә - ЮК! – дип әйтик!
2012 елның 4 мартында үтәчәк сайлауларда үзен хөрмәт иткән бер генә кеше дә, үзен кешегә санаган бер генә татар да Путинга тавыш бирергә тиеш түгел!
Путинны яңадан Россиянең Президенты итеп сайлау – ул үзеңнең мәңгелек коллыгыңны сайлау, хәерчелегең, хокуксызлыгың, бетүең белән ризалашу, дигән сүз!
Путинны сайлау – ул милләтләргә карата Явыз Иван, Гитлер һәм Сталин башлаган геноцид сәясәтен сайлау, дигән сүз!
Путинны сайлау – ул шайтанның, сатананың үзен ил башына, үз башыңа утыртып кую, дигән сүз!
Мондый хәлиткеч мизгелдә татар халкы аеруча уяу, зирәк, алдан күрүчән булырга тиеш, түрәләр кушуы буенча түгел, намусы кушуы буенча сайларга тиеш. Илдә халыкларга һәм милләтләргә каршы алып барылган юк итү сәясәтен без үзебез туктатырга тиеш. Ә бу җинаятьчел системаны, аны тудырган Владимир Путинны, аңа ярдәм итүчеләрне халык хөкеме көтә, тарих хөкеме көтә, кешелеккә каршы кылган явызлыклары өчен халыкара трибуналлар көтә, һәм, ниһаять, Аллаһның гадел җәзасы көтә...

Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2012 ел, 7 февраль.


ТАТАРЫ! НИ ОДНОГО ГОЛОСА ПУТИНУ!
http://www.facebook.com/profile.php?id=100002307997394

Комментариев нет: