четверг, 26 января 2012 г.

Ачык хат


Татарстан Республикасы
Президенты Р.Н. Миннехановка
Ачык хат
Хөрмәтле Президент әфәнде!

2012 ел – татар халкының милләт буларак оешуына, дин-ислам юлына чыгуына сәбәпче булган зур тарихи вакыйгаларның юбилейларына бай ел. 2012 елга шулай ук милләтебез тарафыннан кичерелгән фаҗигале чорларның да кайгылы көннәре туры килә. Татар халкы үзенең бөек тарихын, шул тарихтагы табышларын һәм югалтуларын онытмасын өчен, яңадан шул бөеклегенә омтылсын, үз бәйсез дәүләтен торгызырлык рухи көч, иман ныклыгы алсын өчен, без кабат бу тарихны милләтнең исенә төшерәбез:

Быел Төрки каганлык төзелүгә 1460 ел тула. 552 елда Тумын каган нигез салган бу төрки-татар дәүләте Кытайдан Кавказга кадәр ил-җирләрне били, 742 елга кадәр яши, бөтен Евразия киңлегендә төрки-татар мәдәниятен тарата, тарихта беренче рәсми татар дәүләте булып санала;
Быел Идел Болгарстанында Рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1090 ел тула. 922 елның 12 маенда Багдад хәлифәлегеннән килгән илчелек катнашында Болгар дәүләте ханы Алмыш ислам динен илнең рәсми дине дип игълан итә, Болгар-татарлар Евразия киңлекләрендә беренче булып үз теләкләре белән ислам динен кабул иткән һәм аны бүгенге көнгә кадәр саклап калган милләт санала.
Быел Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен язуына 780 ел тула. 1232 елда Коръәнгә нигезләнеп язылган бу шигъри әсәр татар язма әдәбиятенең нигезе булып тора, гасырлар буе татар халкының әхлагын тәрбияләүгә хезмәт итә. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә “Кыйссаи Йосыф” поэмасының 200 дән артык кулъязма нөсхәләре һәм күчермәләре табыла, бу милләтебезнең китап сүзенә олы хөрмәтен һәм мәхәббәтен күрсәтә.
Быел Алтын Урда дәүләтендә ислам дине дәүләт дине дип игълан ителүгә 700 ел тула. 1312 елда Алтын Урданың төньяк башкаласы Наровчат шәһәрендә (хәзерге Пенза өлкәсе) Үзбәк хан ислам динен дәүләт дине дип игълан итә, татар иле шәригать кануннары буенча яши башлый, бу чорны Алтын Урданың алтын чоры, дип атыйлар.
Быел беренче басма татар китабы басылып чыгуга 400 ел тула. 1612 елда Лейпциг шәһәрендә типография ысулы белән беренче төрки-татар теле грамматикасы дәреслеге басылып чыга.
1722 елның 28 июлендә Россия империясендә беренче татар басмасы- Беренче Петрның манифесты дөнья күрүгә 290 ел.
Быел Явыз Иван гаскәренең Казан ханлыгын басып алуына 460 ел тула. 1552 елның 15 октябрендә Мәскәү патшасы Иван Грозный, йөз мең кешелек гаскәр белән килеп, Казан шәһәрен ерткычларча басып ала, халкын явызларча үтерә, кол итә, көчләп чукындыра, байлыгын талый, татарларның бәйсез дәүләте булган Казан ханлыгын юк итә. Татар халкы өчен 460 елга сузылган коллык чоры башлана...
Быел башкисәр Ермакның Себер ханлыгына һөҗүм итүенә 430 ел тула. 1582 елның 1 сентябрендә казак атаманы Ермак, урыс сәүдәгәрләре Строгоновлар ярдәмендә һәм Мәскәү теләктәшлегендә, үзенең башкисәр казаклары белән мөстәкыйль Себер ханлыгына һөҗүм итә, ханлыкның башкаласы Искәрне басып ала, күп татарларны үтерә һәм көчләп чукындыра, шул рәвешле, урыс дәүләтенә Себер ханлыгын яулап алырга юлларны ача.
Быел татар халкының милли һәм дини каһарманы Батыршаның үлеменә 250 ел тула. 1755 елның уртасында Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларны Россия коллыгына, көчләп чукындыруга каршы җиһадка күтәргән, 1756 елның августында кулга алынып, каты җәзаланып, теле-борыны киселеп, Петербург янындагы Шлиссельбург төрмәсенә ябылган, 1762 елның 24 июлендә үзенә һөҗүм иткән дүрт урыс сакчысын балта белән тураклаган һәм төрмәдән качарга омтылганда җан биргән татар мулласы Батырша – Габдулла Галиев милләт күңелендә мәңге сакланыр!
Татар халкының тарихы белгече Лос Анжелес университеты профессоры Азадә Гәйшә-Рорлихка 70 яшь. 25 апрель 1942 елда туган.
Татар халкының Милли Мәҗлесенең оешуына 20 ел(1992 еп).
Татар халкының Милли Мәҗлесе, Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Аксакаллар Шурасы, Татар яшьләре Берлеге “Азатлык”, дин әһелләре, татар зыялылары,, галимнәр һәм язучылар, сәнгать хезмәткәрләре халкыбызга ел буе бу тарихны аңлатырга тиешләр. Шулай ук бу истәлекле даталар буенча фәнни конференцияләр, җыеннар уздыру, радио һәм телевидениедә тапшырулар оештыру, матбугат битләрендә чыгышлар ясау, милли һәм дини каһарманнарыбыз турында фильм һәм спектакльләр әзерләү, урамнарга аларның исемнәрен бирү, таштакталар кую, татар халкының тарихы белән бәйле урыннарга сәяхәтләр оештыру, мәктәп балалары, студентлар белән очрашулар уздыру да милләт каршындагы бурыч булып тора.
Россия президенты Анатолий Медведев 2012 елны Россия тарихы елы, дип игълан итте. Татарларның Россия тарихында урыны юк, чөнки басып алучылар тарафыннан язылган рәсми тарих татарларны гел кыргый, илсез-җирсез килмешәк, мәдәниятсез кавем итеп тасвирлап килде, шул ук вакытта Россия катнашкан бөтен сугышларда татарларны туп ите итеп кулланды, ә җиңүче итеп урыс халкын күрсәтте. Ә Россиянең исә Татар Тарихында тоткан урыны басып алучы буларак билгеләнә, татарларның гөлбакчадай ил-җирләрен, дәүләтләрен юк итүче, көчләп чукындыручы, милләтебезгә карата гасырларга сузылган геноцид сәясәте алып баручы ил ул татар өчен Россия. Бу дәүләт, бу милләт һәм праваслау чиркәве татарларга карата күрсәткән явызлыклары өчен гафу үтенми торып, татар халкына яңадан үз бәйсез дәүләтен торгызырга юл куймый торып, хәл үзгәрмәячәк.
Әйе, татарларның Россия тарихында урыны юк, чөнки ТАТАРНЫҢ ҮЗ ТАРИХЫ бар,шулай булгач 2012 ел татар тарихы елы дип игълан итәбез.
Бөек тарихы, шанлы һәм фаҗигале тарихы, әмма ҮЗ ТАРИХЫ! Һәм мәңге шулай булып калачак, иншаллаһ!
Бу тарихи вакыйгаларны рәсмиләштереп, дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтүдә, җәмәгатьчелек кенә түгел, Татарстан җитәкчелегедә катнашуын таләп итәбез.Бу милләтебезне Рәсәй тарафыннан бетерү сәясәте алып барылган заманда,безнең халыкның милли үзаңын күтәрү һәм горурлыгын үстерергә ярдәм итәр иде.
Җавабыгызны һәм мәсъәләне хәл итүегезне сорыйбыз.

Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәузия Бәйрәмова.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт
Аксакаллар Шурасы рәисе Вакыйф Галимов
Татар яшьләре Берлеге “Азатлык” рәисе Наил Набиуллин

2012 ел, 24 гыйнвар.

Комментариев нет: