воскресенье, 22 января 2012 г.

Тукай бүләген кемгә бирер идегез?



Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2012 елга премияләр алу өчен эшләрне кабул итү турында игълан итә. «Татар заманы» Тукай бүләгенә кемнәр лаек булуын ачыклый башлый. Татар җәмәгатьчелеге тәкъдим иткән берәр кандидатка сез дә тавыш бирә аласыз.

Дәүләтнең әлеге бүләгенә ватан һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән, күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият юнәлеше буенча үзенчәлекле тикшеренүләре тәкъдим ителә ала.

Премияләр алу өчен эшләрне министрлыклар һәм ведомстволар, төрле дәүләти, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләреннән, югары уку йортларыннан 2012 елның 15 февраленә кадәр тәкъдим итә ала.

Бу уңайдан «Татар заманы» билгеле шәхесләргә, яшьләрдгә «Тукай бүләгенә кем лаек» дигән сорау бирде.

Ркаил Зәйдулла: шагыйрь, драматург, Тукай бүләге лауреаты, Татарстан язучылар берлеге идарә әгъзасе: Язучылар берлегенең проза секциясе Камил Кәримовны, Әхәт Гаффарны, Нәбирә Гыйматдинованы тәкъдим итте.

Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе: Җырчы Идрис Газиевкә инде ике тапкыр Тукай премиясе бирми калдырдылар. Милли җырчы буларак, ул Тукай бүләгенә лаек!

Искәндәр Сираҗи, журналист: Шагыйрьләрдән Газинур Морат, публицистлардан Айдар Хәлим, хатын-кыз язучылардан Нәбирә Гыйматдинова лаек. Башка кандидатуралар әйтә алмыйм.

Земфира Гыйлметдинова, «Сәхнә» журналы журналисты: Җырчы Зөһрә Сәхәбиева Тукайка багышланган концертлары өчен бу зур бүләккә лаек. Язучылардан Камил Кәримовка бирергә кирәк.

Наил Дунаев, Камал театры артисты, профессор: Фольклорчы Геннадий Макаровка күптән Тукай бүләге бирергә кирәк! Ул бит – үзе бер институт! Милли уен коралларын, җырларны халкыбызга кире кайтарды («Туганайлар» газетыннан алынды).

Алия Сабирова, җәмәгать эшлеклесе: Тукай халык арасында яратылган шагыйрь бит инде ул, ә хэзер Тукай бүләген тар даирә генә белгэн кешеләргә өләшәләр. Мөгаен, алар югары сәнгать әсэре язадыр, ләкин ул әсәрдән гади кешегә файда юк, аның поты бер тиен. Тукай бүләген кемнәргә бирергә кирәк?

Фольклорчы галим Геннадий Макаровка — бөртекләп халык иҗатын җыеп йөргәне өчен. Аның бер җүнле лаеклы исеме юк.

Мәгърифәтче Илдус Әмирханга — милли мәхәллә идеясен яклап гомер итте, һаман да баш тартканы юк.

Зөлфия Камаловага — бөтен дөнья буйлап татарларның кем икәнен аңлатып, җырларын җырлап йөри. Аны күпме күрмәмешкә салынырга була инде, оят бит.

Эльвира Һадиева, шагыйрә: Минемчә, Тукай бүләге ел да бирелмәскә тиеш… Нәкъ 2012 елда Тукай кадәрле Тукай исемендәге бүләк алырлык кешене белмим.
http://www.tatartime.com/?p=7101

Комментариев нет: