понедельник, 2 января 2012 г.

Татарга нишләргә?


Татар халкының бүгенге көне аяныч, вә ләкин өметсез түгел. Бу халәтебезне сыналу вакыты дип карарга кирәк. Аллаһ Тәгалә безне дәрәҗә, куәт белән сынады. Инде хәзер сабырлыгыбыз, бердәмлегебез, акылыбыз зирәклелеге, рухый халәтебез сынау үтә. Бу имтиханны тапшыру өчен безгә дәүләтле, акыллы, сабыр, бердәм максатта булырга кирәк.

Дәүләтле татар халкында дәүләт сүзе кимендә ике мәгънәгә ия. Беренчесен, урыс атамасындагыча, “государство” буларак аңлыйбыз. Икенче мәгънә безгә, татар халкына, Аллаһы Тәгалә тарафыннан нигъмәт итеп бирелгән яшерен мәгънәгә ия. Ул дәүләт – халкыбызның мирасы. Ул гомер-гомергә ата-бабаларыбыздан калган бөртекләп җыелып килгән халкыбызның дәүләте – байлыгы. Ул безнең рухый мирасыбыз – динебез. Ул безнең гореф-гадәтләребез, галим-голәмәләребезнең мирасы, ачышлары, уй-фикерләре. Ул безнең бөек шәхесләребез. Ул безнең әдәбиятебез, мәдәниятебез. Ул безнең газиз ана телебез. Ул безнең милләт буларак шушы җир шарында калдырган эзебез. Вә ләкин бервакытта да чикләребез түгел. Без бу җирне чикләп-киртләп аннан башка халыкларны аерып куеп, җирне тимер чыбыклар белән әйләндереп алып, аннан төрмә ясарга килгән халык түгел. Без җил кебек кыр-далаларны кичкән ирек яратучы кавем балалары. Бу дөньяга уй-фикер, сәлам белән караган халык.

Минем сезгә бер соравым бар. Җавап бирә алырсызмы икән шуңа? Сыер нәрсә бирә, Сарык, тавык нәрсә бирә? Ә Татарстан нәрсә бирә?

http://www.tatartime.com/?p=6831

Комментариев нет: