понедельник, 12 декабря 2011 г.

Тел һәм милләт Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгарга мөмкин



Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. Кемдер теле барның – иле бар, дип әйткән.
Гаяз Исхакый, ике йөз елдан соң татар милләте, ассимиляцияләнеп, юкка чыгар, дип фаразлаган. Әле бу татарлар ассимиляциясенең башында әйтелгән сүз. Хәзер инде бу процесс шул кадәр тиз һәм көчле бара ки, аны туктатып булмаска охшый. Һәм тел белән милләтнең Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгуы мөмкин. Процесс бара, әмма бу турыда мәдәният әһелләренең сүзе аз ишетелә, ә хакимияттәге түрәләр бөтенләй дә эндәшми. Әгәр татар теле белән татар милләте юкка чыкса, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм артистларның иҗат җимешләрен кем укыр да, кем карар һәм тыңлар икән.
Халыкның үз ана теленә хөрмәтсезлек, битарафлык күрсәтүенә һәм ассимиляциягә болай бирелүенә нинди сәбәпләр мәҗбүр иткән? Сәбәпләрнең беренчесе итеп югары уку йортларына керү имтиханнарының һәм алардагы укытуның рус телендә генә булуын күрсәтергә мөмкин. Балалары мәктәпне татар телендә бетереп, шул телдә имтихан тапшырырга һәм шул телдә укырга мөмкинлек булмагач, ата-аналар, нигә кирәк татар телендә уку, дип, балаларын русча укырга биргәннәр. Икенче сәбәп – барча эш кәгазьләренең һәм эштә, төрле учреждениеләрдә сөйләшү рус телендә генә алып барылуы. Бу сәбәпләр тәэсирендә татар теленең кулланылыш күләме тараеп, татарлар үзара да, хәтта гаиләдә дә рус телендә сөйләшә башладылар. Моның нәтиҗәсендә татар телендә китап укучылар да, телевидение тапшыруларын караучылар да азайды.
http://www.matbugat.ru/news/?id=5217

Комментариев нет: