суббота, 12 ноября 2011 г.

«Хәтер көнен рәсмиләштерү һәм татар каһарманнарына һәйкәл кую турында» Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Х корылтае карары



Казан ш. 14 октябрь 2011 ел.

22 ел инде 15 октябрь көнне татар халкы үзенең мәркәзе Казанда зур җыен үткәрә. Халык татар дәүләте өчен сугышып шәһит булган бабайларыбызны искә ала – Хәтер көне үткәрә. Кызганычка каршы, бу истәлекле көн 19.02. 1992 елда кабул ителгән «Татарстан республикасында истәлекле һәм бәйрәм көннәре турында» Татарстан Канунына кертелмәгән. Әмма ләкин халык татар дәүләтенең бәйсезлеген яклап һәлак булган каһарманнарны искә алу өчен елда җыела. Бу истәлекле көн хәтта бездән меңнәр чакрым еракта булган Австралия календаренә Казан ханлыгы бетерү көне диеп кертелгән.
Бу фаҗигале көнне рәсми истәлек көне итү халыклар арасында киеренкелек тудырачак, дип уйлаучылар бардыр. Киресенчә, үз тарихын, мәдәниятен, телен оныткан халык бүтән халыкларда җирәнү һәм читләшү хисләре тудыра. Татар халкының, башка халыклар кебек, үзенең фаҗигале тарихын белергә һәм онытмаска тулы хокукы бар. Бу көнне онытырга теләүчеләргә безнең борынгы бабайлар алдында оят булырга тиеш. Үзенең тарихын онытканнар милләт исемен йөртергә лаеклымы соң? Татарстан хакимиятенең бу истәлекле көнне ничек билгеләп үтүе милләтебез өчен бик әһәмиятле. Кичектермичә Хәтер көнен рәсмиләштереп 19.02.1992 елда кабул ителгән «Татарстан республикасында истәлекле һәм бәйрәм кәннәре турында» ТР Канунына үзгәрешләр кертергә кирәк. Без һәр елны бу хакта мөрәҗәгать итәбез. Нигә бу мәсъәлә 22 ел буена хәл ителми?! Бу мөһим мәсъәләгә Татарстан президенты һәм Дәүләт Шурасы депутататлары игътибар итүне таләп итәбез .
Казан шәһәре башлыгының 1999 елның 20 мартында кабул ителгән № 494 нче карары нигезендә 2002 елда Казанда 1552 елда шәһит булган каһарманнарга һәйкәл куелырга тиеш иде.Шундый ук карарны Татарстан Республикасы Министрлар кабинетыда кабул иткән иде. Бу карарны үтәү өчен махсус фонд оештырылырга һәм конкурс үткәрелергә тиеш иде.Ләкин болар берседә үтәлмәде.Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан куелган ташныда кемнәрдер урыныннан берничә кат күчерде..2010 елнын декабренда Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Президентына бу мәсъәлә турында хат язган иде, ләкин бу хат Мәдәният Министрлыгына төшерелде һәм аннан чиратттагы мәгънәсез «җавап» алынды(№1898-22 от 07.04.2011). Янәсе, проектка «үзгәрешләр кертү» кирәк . Вакыт үтте, эш әле урыныннан кузгалмаган. Гомумән, Мәдәният министрлыгы һәйкәл куюны күп еллар инде «суза» һәм «күмәргә» тели.
Татарстан хөкүмәте тарафыннан Хәтер көнен рәсмиләштерү һәм һәйкәл куелу бөтен дөньяга таралган татар милләтенә данлы һәм фаҗигале тарихын хәтерләтеп, аның рухын күтәрер иде. 2010 елда Польша президенты, бөтен дөньяга хәбәр итеп, тантаналы рәвештә татар каһарманнарына һәйкәл ачты. Бу вакыйга бөтен дөнья татарларында горурлык хисләре уятты. Һичшиксез, Татарстан президенты Казанда татар каһарманнарына һәйкәл ачырга тиеш. Бу тарихи бурычны үтәү өчен Польша президентын чакырып булмый бит инде?
22 ел буена Татарстан хөкүмәте бу мәсъләне чишә алмады.Алга табада бу изге эшне тоткарласалар, БТИҮ һәйкәл куюны үз өстенә алачак һәм бөтендөнья татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итәчәк. Шулай ук Польша президентыннан арадашчылык ярдәме сораячак
Дөрес: Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы рәисе Г.З.Нуриәхмәт

Комментариев нет: