среда, 27 июля 2011 г.

Татар яшьләре Рамазан аенда аракы сатуны туктатырга тели



«Азатлык» Татар Яшьләре Берлеге Рамазан аенда Татарстанда спиртлы эчемлекләрне сатуны тыюын таләп итә. Бу уңайдан яшьләр Казанда 29 июль көнне урам җыенына чыга. Яшләр таләпләрен Татарстан президенты рөстәм Миңнехановка да җиткерергә тели. Әмма инде 20 ел суверент яшәгән Татарстанда бер тапкыр да Ураза вакытында аракы сатуны туктатып торганнары юк.
«Татар, эчмә! Намаз укы! Ураза тот! ТАТАР! Аракыга юк дип әйт», дип яшьләр халыкка интернетта мөрәҗәгать итте, халыкны пикетка чакырды. Алар 29 июль көнне, уразага 3 көн кала, Казанның Бауман урамы Шаляпин һәйкәле янында пикет үткәрә. Урам җыены 18.00 сәгатьтә «Хәмер милләтне, дәүләтне бетерә», «Чын татар эчми», «Ураза аена булса да, спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз» дигән шигарьләр астында оештырыла.

Пикет вакытында Рамазан аеда аракы сатуны тыюны сорап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә мөрәҗәгать языла, халыктан имзалар җыелачак.
http://www.tatartime.com/?p=2316

Комментариев нет: