четверг, 30 июня 2011 г.

Татар милләтчеләрен хөкем итә башладылар


Фәрит Зәкиевне полиция белән каршылыкка керүдә гаепләп, 29 июньдә хөкем итәргә җыеналар. Галишан Нуриәхмәт һәм аның урынбасары Фәрит Зәкиев Дмитрий Медведевның Казанга килү уңаеннан пикет узасы урынга да барып җитә алмый калды – аларны Астрономия урамында ук кулга алдылар. Шул ук “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да тоткарланды.

24 июньдә Татарстан башкаласына РФ Президенты Дмитрий Медведев килүе уңаеннан Кремль янында ТИҮ вәкилләре пикет оештырырга ниятләде. Моның турында алар Казан мэриясенә белгертеп гариза җибәргәннәр, ләкин шәһәр җитәкчелеге документта хата тапкан һәм пикет уздыруны тыйды.

Шул ук көнне өеннән пикетка барырга чыккан “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны да кулга алалар. Наил өч көн сак астында полиция бүлегендә утыра. Нәбиуллин сүзләренә караганда, өеннән чыгуга аңа өч егет килеп бәйләнә. Алар Наил белән махсус сугыш чыгарырга тели. Шул вакытта полиция килеп чыга һәм Наил Нәбиуллинны сүгенгән өчен кулга ала. Нәтиҗәдә, “Азатлык” берлеге рәисе өч көн полиция бүлегендә утырып чыга.

Галишан Нуриәхмәт белән Фәрит Зәкиевтән полиция бүлегендә кичке тугызка кадәр – 7 сәгать сорау алалар. Башта Медведев килгән вакытта пикет оештыруда гаепләргә тырышып карыйлар. Әмма пикет уздыруның канунга каршы килмәвен искә төшереп, милләтчеләргә яңа “гаеп” уйлап чыгарыла һәм Фәрит Зәкиев полиция белән каршылыкка керүдә гаепләнә. “Татар заманы” интернет газетына ТИҮ рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев “полиция белән каршылыкка керүне” уйлап чыгарылган яла дип белдерде.

ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт моны провокация дип бәяли. – Безне урамга чыккан җирдән алып киттеләр. Совет чорында милиция турында бер мәзәк бар иде. Имеш, милиция баганага да гаеп тага белергә тиеш. Хәзерге полиция да моны оста башкара.

Галишан Нуриәхмәт федераль дәрәҗәдәге хөкемдар булганга, аңа административ җинаять эше ачылмый. Ләкин Фәрит Зәкиевне «полиция белән каршылыкка керүдә» гаепләп, 29 июнь көнне хөкем итәргә җыеналар. Бу соңгы вакытта янә көчәеп барган татар милли хәрәкәтенә каршы көрәш башлануга сигнал.

Чыңгыз Гәрәев
http://www.tatartime.com/?p=1711

Комментариев нет: