понедельник, 28 марта 2011 г.

Татар башың белән куркасыңмы?


Кытайдагы татар гаиләләренә кунакка баргач, ис-акылыбыз китте: ул милли тәрбия дисеңме, әдәп-әхлак, олыны – олы, кечене кече итү дисеңме – балага барысын кечкенәдән сеңдерәләр.
Кытайдан Казанга килеп укучы cтудентлар арасыннан Рифкать Фәхретдин белән без күптән таныш. Ул – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты. Татар мәктәбен күрергә дип, Колҗага да безне ул чакырган иде. Колҗа кадәр Кол­җага килгәч, Рифкатьләр гаиләсенә сугылмый китә алмадык. Кытайда татар гаиләләре ничек яши? Милли рух, горурлык ничек тәрбияләнә? Татарлыкны саклау җиңелме? Шулар хакында Рифкать белән кич буе рәхәтләнеп гәпләштек.
– Рифкать, син еш кына: “Татарча тәрбияләндек,” – дияргә яратасың. “Татарча тәрбия” нинди була соң ул?
– Мәсәлән, бала чакта әтигә: “Төнлә ишегалдына чыгарга куркам,” – дисәң, ул: “Татар башың белән куркасыңмы? Татар курыкмаган ул, куркыткан гына!” – дип әйтә иде. Бервакыт мәктәптә уйгыр дусларның татар булуыма миннән көлгәнен ишеттем. Имеш, кем соң ул татар? Нинди билгесез милләт? Мин моны өйгә кайтып сөйләдем. Әти: “Барып әйт: синең бабаларыңны татар укыткан диген,” – диде. Берәр эштә гаепләсәләр, әти тагын: “Барып әйт: без, татарлар, шулай эшлибез. Ялкау булма, улым, маңкорт булма!” – дип өйрәтте. Уйгыр дуслар соңыннан ияләште. Хөрмәтләре генә артты. Без укудамы, башка берәр эштәме уңышка ирешсәк, уйгырлар инде: “Син нәрсә, алар бит татарлар!” – дип әйтәләр.
– “Татарча тәрбия”дә ата кулы аңлашылды. Ә әнинең өлеше нинди булды?
– Әниләр үзләре 7 бала булган. Аларны әби Тукайның “Бишек җыры” белән йоклата торган булган. Бу 7 бала шаулаша башласа, әби өстәлгә зу-у-ур патефон чыгарып, татар көйләрен җибәргән. Балалар тынып, өстәл кырыена тезелешә торган булган... Безне дә әни “Бишек җыры”н көйләп йоклата иде.
– Рифкать, тамырларың белән кызыксынасыңмы?
– Әти ягыннан бабайның бабасы Фәхретдин – Кукмара кешесе. Әтинең әнисе Сәгадәт әби ата-бабалары тамыры белән Казаннан. Сәгадәтнең бабасы Хәким бай хаҗи – ефәк юлы аша сәүдә белән килеп, Кытайда төпләнеп калган. Сәгадәт әбинең әтисе – Шаһиәхмәт. Ул – 14 бала атасы (Кытайда аны Шаһиәхмәт бай дип йөрткәннәр). Ул үз өендә татар балаларына мәктәп оештырган. Әнинең әнисе Шәмсебану – тамырлары Апасның Урта Балтай авылыннан. Вәлиләр нәселеннән. Әбинең бабасы Зыяхаҗи – революциягә кадәр Кытайга күченгән. Зыяхаҗи бабай укымышлы, матди яктан хәлле имам-хатыйб булган. Кытайның Өрөмче шәһәре янында Няньсань тавы бар. Элек ул Зыяхаҗи тавы дип аталган. Кыскасы, сәүдәгәрләр һәм муллалар нәселе без. Мин – Кытайда дүртенче буын татар. Әтием – Әхәт, әнием Саҗидә исемле. Абыем Әсхат, сеңлем Рәгънә бар. Колҗада әле әбиебез Шәмсебану да исән-сау, Аллага шөкер!
– Заманында Колҗада татар мәктәбе булганын беләбез. Әмма анда уку сиңа тәтемәгән.
– Әйе, 1936 елда Колҗада татар мәктәбе ачыла. Татар сәүдәгәрләре үз акчаларына торгызган һәм тоткан аны. Ул мәктәпкә Казаннан хәтта китаплар һәм укытучылар китерткәннәр. Безгә татар мәктәбе эләкмәсә дә, татар китаплары, Тукай шигырьләре белән үстек. Тукай теле белән тәрбияләндек. Татарлыкның өч алтын баганасы бар бездә. Болар: дин, гаилә һәм Тукай. Татар рухы безгә Тукай аша да килеп кергән.
Бер кичә-очрашу да “Туган тел”сез башланмый һәм тәмамланмый. Ул татарның “Бисмилласы” кебек...
– Казан, Татарстан турында ни белә идең?
– Казанны ишеткән бар иде, чөнки сирәк кенә кемдер барып кайткалый иде анда. Ә менә “Татарстан” дигән республика барын беренче тапкыр 1996 елда Колҗа Сабантуенда белдем. 8 яшь иде миңа ул вакытта. Сабантуйга Казахстаннан Салаватның кассетасын алып килгәннәр иде. Ә анда “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән җыр бар. Шул көннән иң яраткан җырым ул, ә Салават – иң моңлы артист. Мин дә кечкенәдән сәнгатькә тартылам. Җыр-моң – алар “мин”, “минеке”. Кечкенәдән аккордеон тотам. Төннәр буе гармун сузып чыга алам... Берсендә, безнең күрше Мүлек абзый, йомышы төшеп, Татарстанга китте. Милләте буенча казакъ, әтинең дусты ул. Колҗага кире кайткач, без аны авыз ачып тыңладык. Баксаң, Татарстанның үз флагы бар икән. Казанда трамвайлар татарча гына сөйли. Һәм транспортта юл бәясе бик арзан, имеш. Без Татарстанны чеп-чи Татар иле дип күзаллап яшәдек.
– Уйгырларның татарга мөнәсәбәте ничек?
– Без уйгырлар белән ит һәм сөяк кебек дип әйтимме? Безне аерсалар, яшәү кыен булыр иде. Татарның иң якын дусты – уйгыр, уйгырныкы татар була ала. Уйгыр халкында бер мәкаль бар: “Ерактагы туганнан якындагы күрше якын”. Ике милләт арасында шундый туганлык мөнәсәбәте. Уйгырлар–дингә һәм иманга тугры халык. Әхлаклы. Алар татарның Кытай җиренә мәгърифәт китерүен таныйлар, шуңа күрә безне бик хөрмәт итәләр.
– Кытай хөкүмәте дә шундый караштамы?
– 1 миллиард 300 миллион кеше яши Кытайда. Шуның 98 проценты – кытай, 2 проценты – башка милләт. Кеше саны буенча, татарлар арттан 2нче урында. Ә инде зыялы, укымышлы, тырыш булу ягыннан – 1 нче урында! Кытай хөкүмәте моны таный һәм бу мәгълүматны мин билгеле бер статистикага таянып әйтәм. Уйлап карагыз, Кытайда иң аз санлы милләт саналган татарның 78 профессоры бар. Татар укытучылары кытай балаларына кытай грамматикасын өйрәтә хәтта. Милләттәшебез Борһан Шәһиди – кытай-уйгур сүзлеген төзегән галим, кытай телен кытайлардан яхшырак белгән. Шуңа күрә Мао Цзе-Дун аны үзенең киңәшчесе итеп билгеләгән. Колҗа урамында теләсә кемне туктатып, 56 милләтне сана дисәң, берсе-бер тәгаен генә әйтеп бирә алмас, ә менә “татар” дигән милләт барын әйтерләр.
– Рифкать, үзенчәлекле сезнең гаилә. Әллә артык кунакчыл инде сез?! Сездә авыз иткән тәптилә (тефтели – авторлар) искә төшеп, авыздан гел су килеп торыр әле!
– Балачактан шуны беләм: безнең өй – Колҗада “приемный”. Кабул итү өе кебек. Әти сөйли иде: аның әтисе Муса бабай да кунакны сәпид белән каршы алып, сәпид белән вокзалга озатып куя торган булган. Хәзер моны мәзәк итеп сөйләсәк тә, бабайның кунакчыллыгын инкарь итеп булмый. Әтием дә шундый. Алма агачыннан ерак төшми ди бит.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА, Рамилә ГАЗИЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан

http://www.matbugat.ru/news/?id=4029

Комментариев нет: