пятница, 22 октября 2010 г.

Чаллы татарлары Мәскәү мөселманнарын яклый


Русия төбәкләрендә мәчетләр, мәдрәсәләр, мөселман зиратлары булдыруга каршылык күрсәтү турында хәбәрләр арта бара. Чаллы ТИҮе мөселманнарны яклап мөрәҗәгать кабул итте.
Башкала саналган Мәскәүдә, аерым алганда Волга бульварында, бер төркем кешеләр мәчет төзүгә каршы чыккан иде. Мәскәү мөселманнары ризасызлык фикерләрен интернет аша җәмәгатьчелеккә дә җиткерде.Чаллы ТИҮе аларны яклау турында карар кабул итте.
Мәскәү каласында мәчет төзүгә каршы фикерләр турында Чаллы ТИҮенә 15 октябрьдә мәгълүм була. Вәзгыятьне беркадәр өйрәнгәннән соң, биредә чираттагы җыен уздырыла. Анда Мәскәү мөселманнары өчен генә түгел, гомумән Русия мөселманнарына карата басым булуы хакында сөйләшү була.
Нәтиҗәдә Мәскәү, Русия мөселманнарын яклап мөрәҗәгать кабул ителә. Мөрәҗәгатьне яклап имзалар җыю да башлана. Бүгенгә якынча 5 меңләп имза җыелган.
“Мәчет-мәдрәсәләр, татар зиратлары булдыру Русиядә проблемга әйләнеп килә. Воронеж, Оренбур һәм Себер якларында һ.б. төбәкләрдә моңа каршы чыгалар. Монда Мәскәүне генә аерып күрсәтү дөрес түгел. Җитәкчеләр каршы чыга. Узган Гает бәйрәмен искә алсак та, Мәскәү, башка шәһәрләр мәчетләренә килүчеләр, меңләгән кеше урамда, пычрак су эчендәге юлда намаз укырга, сәҗдә кылырга мәҗбүр булды. Оят.
25 миллион мөселман Русия казнасына салым түли. Дин юнәлешендә татар, башкорт, азәрбайҗан, казакъ, үзбәк һ.б. милләтләр бердәм булырга тиеш. Башкача Русия мөселман мәсьәләсенә колак салмаячак”, дигән фикердә тора Р.Кашапов.
Мәскәүдә, Русиядә мәчетләр төзү мәсьәләсе интернет сәхифәләрендә кайнар бәхәсләр тудырган. Интернет сәхифәләрендәге фикерләргә дә Рәфис әфәнденең карашы бар.
“Сәхифәләрдә радикал фикерләр дә күренә. Дмитрий Медведевтан, мәсәлән, мәчет өчен җирләрне сорап, ялынып түгел, яулап алырга, диючеләр дә бар. Коръәндә әйтелгәнчә, Алладан башкага ялыну булырга тиеш түгел, диләр. Монысы белән килешәм.
“Хат-мөрәҗәгатьләр язганчы, Сарытау, Әстерхан, Себер кебек җирләрне “җиһад” белән кире алырга” тәкъдим итүчеләр дә бар. Бу татар белән урысны, мөселман белән православны сугышка китерәчәк. Сугыш һәрвакыт начар тәмамлана”, диде Р.Кашапов “Азатлык”ка.
http://www.azatliq.org/content/article/2198449.html

Комментариев нет: