среда, 28 апреля 2010 г.

В Казани всю ночь праздновали победу "Ак Барса"




Двукратным обладателем Кубка Гагарина, а в общей сложности четырехкратным чемпионом России, стала казанская команда "Ак Барс" (1998, 2006, 2009 и 2010 годы). После финальной сирены матча в Балашихе (счет 2:0, в серии 4-3) болельщики устремились в аэропорт.
Впервые количество встречающих превысило возможности парковочных мест воздушных ворот столицы будущей Универсиады. Отчаявшиеся водители бросали свой транспорт прямо на дороге, из-за чего за пределами города в час ночи образовалась многокилометровая пробка. Ряд машин сотрудники ГИБДД были вынуждены развернуть и отправить восвояси. Общее количество встречающих превысило отметку в две тысячи человек.
С трапа самолета Кубок Гагарина вынесли: МVP-турнира, защитник Илья Никулин и главный тренер команды Зинэтула Билялетдинов. По традиции, они дали возможность прикоснуться к трофею самым активным болельщикам, которые заняли лучшие места вдоль забора.
"Никогда не опускаем руки - вот наш девиз, - говорит Никулин, ставший вместо травмированного Морозова капитаном "Ак Барса". - Наша сила в команде, в единстве, даже при таком количестве травмированных. Мы всегда ощущаем поддержу казанцев, которые "болеют" за нас даже в выездных матчах".
Став во второй раз подряд победителем чемпионата России, "Ак Барс" побил достижение ярославского "Локомотива", который был первым в 2002 и 2003 годах под руководством Владимира Вуйтека. После чего чешский специалист переехал в Казань, где его в 2004 году сменил Зинэтула Билялетдинов, приведший впоследствии "барсов" к трем чемпионским званиям. Эту победу он снова посвятил жителям Казани. Церемония награждения команды золотыми медалями состоится позже. Но без фейерверка и на этот раз не обошлось.


“Ак Барс” милицияне тар-мар итте

Балашихада узган уенда татарстаннар ХК МВД такымын 2:0 исәбе белән җиңеп быел да кыйтга хоккей лигасының Гагарин кубогын үзләрендә калдырды. Бу кубокны “Ак Барс” икенче тапкыр яулады.Белгечләр дә “Ак Барс” белән Русия эчке эшләр министрлыгы хоккей такымнары арасында узган соңгы уенның ничек булачагын фаразлавы кыен иде, ди. Ни әйтсәк тә, Русиядә “көч” һәрчак куәт идарәләр ягында. Шуңа кайбер спорт белгечләре уенның гадел булмаячагын да әйтеп килде.

Әмма кубок Гагарина чыннан да, “Татарин кубогы”на әйләнде.
Очрашуның беренче периоды тыныч узды. Икенчесендә исә “Ак Барс” уенчылары Никита Алексеев һәм Нико Капанен көндәшләрнең капкасына ике алка кертә алды.
Бу уенның иң кыйммәтле уенчысы дип Илья Никулин табылды. Шуңа да КХЛ башлыгы Александр Медведев, Гагарин кубогын да вакытлыча “Ак Барс” командиры Морозовны алмаштырып торган Никулинга тапшырды. Бу тантанада имгәнү сәбәпле, уенда катнаша алмаган “Ак Барс” йолдызлары Алексей Морозов белән Данис Зарипов та катнашты.
Уен тәмамланганнан соң, журналистларга биргән әңгәмәсендә КХЛ башлыгы Александр Медведев белән лиганың мөдирләр шурасы рәисе Вячеслав Фетисов, Татарстанның спорт тармагында гаять көчле республика, Казанда гына 30дан артык хоккей уйнау сарае барлыгын һәм якындагы елларда Казан хоккей такымын җиңүе бик авыр булачагын әйтте.
Уен тәмамланганнан соң исә, кубокка шампан шәрабы салып, һәрберсе аны эчеп чыкты. Бу чараларда Татарстанның яңа билгеләнгән премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев та катнашты.
“Ак Барслылар” Мәскәүдә җиңү яулаган вакытта исә, Казан шау-гөр килде. Меңләгән җанатар яраткан уенчыларын каршы алырга дип шәһәр һава аланына агылды. Бу юлда хәтта зур бөке дә хасил булды. Төнге 12-дә Казанга очкыч белән төшәргә тиешле уенчылар, 3 сәгать соңа калды. Шуңа да карамастан һава аланында, “Ак Барс”ларны ике меңгә якын җанатар көтеп торды.
Уенчыларны каршы алырга дип шәһәр хакимияте башлыгы Илсур Метшин килгән иде. Ул такымга җиңгән өчен рәхмәт белдерде.
“Ак Барс” уенчылары да, баш тренеры Зинәтулла Биләлетдинов та бу җиңүдә җанатарларның өлеше зур булуын таный. Каршы алу тантанасы ахырында җиңүчеләрне олылап бәйрәм салюты аттырдылар.
http://www.azatliq.org/content/article/2026545.html

1 комментарий:

MILLIET комментирует...

"Ак Барс" – чемпион!

Барлык спорт сөюче дусларыбыз! Сезне чын күңелдән "Ак барс" хоккей командабызның икенче ел рәттән КХЛ хоккей чемпионатында җиңеп чыгып, кубок яулавы белән кайнар котлыйбыз! Сезнең игътибарга финал уеннарыннан соңгы 10 алка җыелмасын тәкъдим итәбез. Видеода Зөлфәт Зиннуровның "АК Барс – чемпион!" җыры кулланылды.
http://www.azatliq.org/archive/user_content/latest/595/595.html