среда, 16 сентября 2009 г.

Мәскәүдә сәяси тоткыннарны яклап урам җыены уздырылды




“Сәяси тоткыннарга - ирек!” дигән шигарь астында узган бу урам җыенында Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповның да катнашы бар.
Урам җыенын “Солидарность”, ”Мемориал” хокук яклау оешмасы, “Берләшкән Ватандашлар фронты”, “Сәяси тоткыннарга теләктәшлек берлеге” оештыра. Бу җыенга Рәфис Кашапов та чакыру ала. Ләкин аның “читкә чыкмау” турында мәхкәмә карары бар. Үзе бара алмаса да Кашапов Мәскәү хокук яклаучыларына сәяси тоткыннарның исемлеген тапшыра. 

“Бу акциядә татар-башкортлар гына түгел, марилар, чуашлар, удмуртлар, Кавказ һәм Себер халыклары катнашты. Урыс һәм шушы милләт халыклары арасында эзәрлекләнүчеләр байтак. Бу эш буенча миңа Мәскәүдән хокук яклаучы Шамил Шәрәфетдинов чыкты. Ул Идел-Урал төбәгендәге эзәрлекләнгән, төрмәгә утыртылган кешеләр исемлеген сорады. Исемлекне җибәрдем. 

Анда Чаллыдан Фәнис Шәйхетдиновны, Айрат Вахитовны, Рөстәм Әхмәровны, Башкортстаннан Айрат Дилмөхәммәтовны, Мари Илендәге һ.б.эзәрлекләнгән кешеләрне күрсәттем. Аларның исемнәре Мәскәүдә әйтелде. Монда узган урам җыеныннан бик канәгать түгелмен. Җыенда 250-300 кеше катнашыр, диделәр. 

Халык 150 кешедән артмаган. Бу - шушындый беренче сәяси акция. Алга таба бу хәрәкәт зураер, дип уйлыйм. Әлеге чара Русия хөкүмәтенә дә тәэсир ясаячак. Соңгы 10 елда төрмәгә утыртулар, эзәрлекләүләр нык артты. Без Мәскәүгә генә ышанырга тиеш түгел,алга таба мондый мәсьәләләрне Чаллы, Татарстан югарылыгына күтәрергә тиешбез”, диде Рәфис Кашапов “Азатлык”ка.

Кашапов әйтүенчә, аның үзен, Фәүзия Бәйрәмованы, журналист Дамир Шәйхетдинне эзәрлекләнүчеләр исемлегенә “Ватан” фиркасе тәкъдим иткән. 

гафиулла газиз

Радио "Азатлык"

Комментариев нет: